Мәчет ачылу тантанасына аларның олы шатлыгын уртаклашу өчен күпсанлы кунаклар да җыелды. Русиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Авыргазы районы хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов, Ишле авылы биләмәсе башлыгы Гүзәл Насыйрова, районның имам-мөхтәсибе Сәлмән хәзрәт Гайбайдуллин, район һәм авыл биләмәсе хакимиятләре вәкилләре, шулай ук күрше һәм якын-тирә авылларның дин әһелләре, күпсанлы кунаклар бу игелекле эшнең шаһиты булды.
Элек-электән татар һәм башкорт авылларының күрке мәчет булган. Юлчылар айлы манараларны күрүгә: “Бу авылда иманлы халык яши, димәк, монда шәфкатьлелек, миһербанлык бар”, - дигән карарга килгән. Бүген дә мәчетләр – мөселманнарның гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә гореф-гадәтләрне, тарихны саклаучы, авылның рухи һәм социаль үзәге булып тора. Иске Куҗак авылындагы мәчет тә, һичшиксез, шундыйларның берсе булачак, дигән ышаныч белдерде чыгыш ясаучылар. Мәчет төзелеше бик тиз башкарылып чыга. Имам-хатыйб Тәлгать хәзрәт билгеләвенчә, 2024 елның көзендә нигез сал