Язгы утырту кулайрак булган культуралар бар. Аларның төрләрен карап үтик. Моңа чияләр, черешня, слива, абрикос, персик, алыча, нектарин; декоратив һәм җиләк куаклары; урта һәм түбән кышлы алмагач һәм груша сортлары керә. Яз көне үсентеләр утыртканда түбәндәге моментларга игътибар итү отышлы: тамыр муенсасы (кәүсәнең тамырдан күчү урыны) җир өсте тигезлегеннән 3-5 сантиметрга югарырак булырга тиеш. Әгәр аны тирән күмсәң - агач авыруларга бирешәчә, начар үсәчәк һәм гомумән уңыш китермәскә мөмкин. Әзерлекле чокырга утырту. Тамырларларга көпшәк, туклыклы туфрак кирәк. Алар тыгыз җирдә үсми. Агач утыртуга 2-3 атна кала чокыр казыгыз, аңа черемә, көл, суперфосфат салыгыз. Үсентенең тамырлары югарыга бөгелергә тиеш түгел. Аларга иркенлек кирәк. Чокыр төбенә тамырны урнаштырыгыз, үсентене бастырыгыз, чокырның читләренә тамырларны тигезләп урнаштырыгыз һәм туфрак белән күмегез. Яшь агач җилдә чайкалачак. Тамырлары зарарланырга, ә кәүсәсе кәкерәергэ мөмкин. Шуның өчен янәшәсенә таяк утыртыгыз,
Җиләк-җимеш агачларын язгы утырту үзенчәлекләре
СегодняСегодня
1 мин