Бүген, 29 апрель көнне, балтачлылар “Фронт һәм тыл бергә: Башкортстан Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция елларында” тарихи патриотик марафонга кушылдылар. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, хәзерге вакытта СВОда катнашкан яугирләргә хөрмәт һәм искә алу йөзеннән, ярдәм күрсәтү максатыннан шушы марафон оештырыла. Ватанпәрвәрлек рухын күтәрү һәм тарихи хәтерне саклауга юнәлтелгән чарага балтачлылар да актив кушылды. Марафонда катнашучыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде. —Марафонда горурлык хисе белән катнашабыз. Районыбыздан 10700 кеше Бөек Ватан сугышына киткән, шуларның 5708е яу яланында ятып калган. Бүгенге көндә 300дән артык балтачлы махсус хәрби операциядә катнаша. Без бердәм булганда безне җиңү мөмкин түгел, —диде ул. Ары таба телемост аша республика күләмендә марафонны тантаналы шартларда ачу мизгеленең шаһитлары булдык. Марафонда катнашучылар өчен “Париотизм. Җиңүчеләр буыныннан— геройлар буынына” дигән исем астында