Окрошка әзерләү өчен кирәк булачак: 300 грамм хәләл колбаса, 3-4 бәрәңге, 4 йомырка, 2 кыяр, 2-3 редис, кефир, минераль су, кибет каймагы, яшел суган, укроп, кинза, тәменчә горчица, тоз, борыч.
Эш барышы. Пешкән йомыркаларны, колбасаны, бәрәңгене, кыяр һәм редисны шакмаклап, яшел тәмләткеч үләннәрне вак итеп турыйбыз. Барысын бергә бутыйбыз.
Аннары кирәкле куелыкта салкын кефир, минераль су салып бутыйбыз. Аз гына горчица, кибет каймагы, тәменчә тоз кушабыз һәм тәлинкәләргә бүләбез. Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Фото: hibiny.ru