“Ә киту качан кайтает?”
Сабыйларын күрәләтә тел ярлылыгына дучар итүче әниләрнең “ана теле” дип сөйләргә хакы бармы?
Авылдагы ихатада улым белән күрше кызы уйный. Икесе дә – татар балалары. Берсе – авылда, икенчесе шәһәрдә яши. Шулай уйнаган җирдән күрше кызы миңа борылып:
– А киту уже пришел? – дигән сорау бирмәсенме!
– Нәрсә соң ул киту? – димен, гаҗәпкә калып.
– Ну киту... киту! – ди бәләкәч кыз, урамга таба ымлап.
Нәрсә соң бу?! Әллә “кем” микән? Шушы яшькә җитеп, “киту”ны да белмә инде!
– Вы не знаете, что такое киту-у-у? – Күрше кызы билгеле мультфильмдагы Маша кебек ихатаны яңгыратып көлеп җибәрде. – Киту – это когда коровы идут!
– Ә-ә-ә... Көтүмени-и-и?
Моннан дистә еллар элек булган вакыйганы куен дәфтәремә теркәп куйганмын. Ул чакта авыл баласының туган телдә сөйләшмәве гаҗәп тоелган, күрәсең. Хәзер моңа күптән аптырамыйбыз инде. Киресенчә, туган телдә чиста сөйләшүче, бигрәк тә саф татарча шигырь сөйләүче, җырлаучы баланы күрсәң, гаҗәпләнүнең чиге булмый. Кул телефонга үрелә, тизрәк видеога төшереп алырга ашыгасың. Әйтерсең лә ерак бер кыйтгада татарча эндәшкән кардәшеңне очраткансың...
Шушы көннәрдә кичләтеп кенә телефоныма “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зәлия Ахуновадан видео килеп иреште. Иглиннән нәни кызчык Асилә Вәлиева саф татарча халкыбызның “Өч кыз” әкиятен сөйли.
“Мәшәкатьле эш көненнән соң, күңелем белән ял итеп, әкият тыңлыйм. Сезнең белән дә бүлешәсем килде”, – дигән Зәлия Рәфис кызы.
Чыннан да, тансык күренеш. Үзем дә кызның әкият сөйләвенә сокланып, видеоны берничә тапкыр әйләндердем. Соңыннан Асиләнең әнисе Динара ханым белән якыннан таныштык. Яшь кенә булса да, милли үзаңы көчле булуы соклану һәм ихтирам уята.
“10нчы сыйныфта укыган чакта, 2013 елда, “Нәүруз гүзәле” республика конкурсында катнашып, 1нче урын яуладым. Нәкъ шул конкурска әзерләнү барышында остазлардан, бигрәк тә Мәхмүт абый Фатыйховтан дәресләр алганда, саф әдәби телгә гашыйк булдым. Шул чакта үземә сүз бирдем: “Минем балаларым матур итеп туган телдә сөйләшәчәк!” Аллаһка шөкер, хыялым чынга ашты. Ирем Филүс белән өч бала үстерәбез. Асиләгә – биш, Илсөягә – өч яшь, улыбыз Алимгә биш ай. Декрет ялында булгач, балалар белән иркенләп шөгыльләнәм. Туган телдә китаплар укыйбыз, шигырьләр ятлыйбыз, кызларым бигрәк тә әкиятләр тыңларга ярата. Аларның телләре туган телдә ачылуын күреп сөенәбез. Балаларыбыз киләчәктә дә телне онытмас, үзләренең татар булуы белән горурланып яшәр дип өметләнәбез”, – ди Динара.
Ә кем безгә балаларны, оныкларны Вәлиевлар кебек туган телле итеп тәрбияләргә комачаулый? Бакчада, мәктәптә, урамда урысча гына сөйләшәләр бит, дисезме?! Гап-гади аклану. Кызганыч, хәзерге яшьләр арасында “туган тел файдасыз” дигән фикер ныклап урнашты. Янәсе, ул чит телләр кебек уңышлы киләчәк вәгъдә итми. Шуңа да бик күпләр баланы артык “йөкләмәскә” тырыша. Хәтта теле ачылуга комачаулый дип саный.
“Татар теле – өйрәнү өчен бик авыр. Бала белән урысча гына сөйләшәбез, алай теле тизрәк ачылачак”, – дип шаккатырган иде бер танышым.
Мәктәпкә укырга төшкәч тә программа катлаулы, ВПРга, аннары БДИга әзерләнергә кирәк, дип, ата-ана ана телен туган тел буларак өйрәнүдән гариза язып баш тарта.
Бу уңайдан район үзәгендәге балалар бакчасы мөдире белән сөйләшү искә төшә.
– Телне, тарихны, мәдәниятне белмәүче буын үсеп җитте. Бүген без шуларның балаларын тәрбиялибез. Үзләре татар телендә сөйләшә, укый белмәгәч, аларның күпчелеге аны балаларына өйрәтүне дә кирәк дип санамый. Мондый ата-аналарның иң элек үзләрен тәрбияләргә кирәк әле, – диде ул, ачынып.
Кызганыч, телне белмәүче әниләрнең “дулкыны” соңгы вакытларда безгә, журналистларга да, кагыла. Бигрәк тә “Әллүки” журналына балалар турындагы язмалар әзерләгәндә күңелне төшерүче хәлләр белән очрашырга туры килә. Сәер хәл, замана әти-әниләре журналда баланың исеме татарча язылуны теләми. Әллә үзләре дә белми, аңламый микән?! “Нигә минем баланың исемен ямьсезләп Әдилә дип язып чыгардыгыз?! Әдилә түгел, Аделя ул!” – дип чәчрәп чыккан әнигә аңлатып кара инде син бу бик матур һәм мәгънәле исемнең татарчасы нәкъ шулай язылуын! Амирның – Әмир, Аскарның – Әскар, Аминаның – Әминә, Камилланың Камилә булуын...
Фамилияләр белән бөтенләй тамаша! “Валеев” фамилиясен йөртүче кайберәүләр ерак бабалары Вале түгел, Вәли булуын, димәк, фамилияләре татарча “Вәлиев” дип язылуны берничек тә кабул итәргә теләми. Сайфутдинов – Сәйфетдинов, Агзамов – Әгъзамов, Хазиев – Хаҗиев, Нуркаев – Нөркәев, Сагидуллин – Сәгыйдуллин бит инде, югыйсә. Юк, безнең фамилия паспортта алай язылмаган, дип бәхәсләшәләр.
“Кызым не хочет бит исеменең алай язылуын”, – дип җиффәрүчеләр дә табыла. Янәсе, без махсус исем-фамилияләрне бозып, ямьсезләп утырабыз. Валеев тек Валеев инде, дип кул селтәгән очраклар да булгалый. Туган телебезне ихтирам итүче укучыларыбыз алдында шундый “хаталы” язмалар өчен оят, билгеле. Алар бит бу сабыйларның якыннары исем-фамилияләренең татарча язылышыннан гарьләнә, хәтта кимсенә дип белми...
Кыскасы, балалар туган телне белмәсен-өйрәнмәсен өчен барысын да эшлибез. Хәтта кулларына сугабыз. “Әни, “Әллүки”гә язылыйк әле?” – дип үтенгән баласына: “Нәстәгә кирәк ул сиңа, барыбер татарча аңламыйсың!” – дип, ыжгырып каршы төшкән әниләрне дә очраткан бар безнең.
Бу урында иң элек шуны әйтик: республикабызда мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен татар телендә бердәнбер балалар журналы чыгып килә. “Әллүки”не кулына алып караучылар яхшы белә: журнал – балаларның фикерләү сәләтен үстерүгә, хәтерен, игътибарын яхшыртуга, дөньяны күзаллавын киңәйтүгә юнәлтелгән басма. Шигырьләр, хикәяләр, төрле халыклар әкиятләре, табышмаклар, сканвордлар, математика, инглиз теле, табигатьне өйрәнү фәннәреннән кызыклы биремнәр – кыскасы, сабыйны үзенә җәлеп итәрдәй мәгълүмат күп анда.
Республикабызның күп кенә мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучылары “Әллүки” журналын методик әсбап буларак куллана, аның буенча дәресләр үткәрә. Ә иң мөһиме – журнал тел сагында тора, үсеп килүче буынга ана телен, халкыбызның мәдәниятен, йолаларын өйрәтүгә зур көч сала.
Бер көнне Татарстанның Тукай районыннан өлкән яшьтәге бер апа шалтырата:
– Оныгыма “Әллүки” журналын алдырам. Мин укыйм, ә ул игътибар белән тыңлый. Биремнәрен бергәләп эшлибез. Бала татар телендә сөйләшергә, укырга өйрәнеп үссен дип тырышам инде. Ә сезнең журнал миңа бу эштә зур ярдәм итә, рәхмәт сезгә!
Мондый фикерләрне районнарга командировкага чыккач та еш ишетәбез. Бигрәк тә кулларына беренче тапкыр журнал алган укучы балаларның күзләрендәге шатлык очкыннарын күреп, күңел шатлана. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә үткән очрашуларда күпләп тараткан журналларны балалар шунда ук бүлешеп алып бетерә.
– Апа, миңа рецептлы сан эләкмәгән, тагын бармы?
– Миңа тышлыкта малай төшкәнен бирегез әле...
– Энекәшемә дә журнал алсам ярыймы?
Балалар, бик рәхәтләнеп, “Әллүки”ле булырга риза, тик әти-әниләре каршы төшмәсә генә инде. Шунысы гаҗәп: гадәттә, “кирәкми” дигән сүзне җитеш тормышта яшәүче, ләкин үзе кулына китап-журнал тотмаган кешеләр әйтә. Андыйлар телефонга, Интернетка, чипсыга, газлы эчемлекләргә акча кызганмый, ә баласына журналга язылу дигәндә, тиеннәр саный башлый. Бер уйласаң, ярты ел буена ай саен килүче балалар журналы өчен 400 сум күпмени?! Бер кап шоколад хакы да юк бит! Ә төптән уйлый белүче ата-ана балага рухи азык, дөньяны ана теле аша танып-белүнең никадәр мөһим булуын яхшы аңлый.
Адәм баласына туган телгә сусау хисе бер килә ул, тик соңрак, өлкәнрәк яшьтә. Андыйларның милли җырлар тыңлаганда күңеле тула, алар иртә таңнан шундый видеоларны туганнар чатына җибәрә, концертларга йөри, гәзит-журналларга языла. Бервакыт, Себердә гомер итеп, хаклы ялга чыккач Башкортстанга кайткан өлкән яшьтәге бер апа, “Әллүки”не үзе өчен алдырып, акрынлап татар теленә өйрәнә башлавын әйтеп, хәйран калдырган иде. “Кызганыч, балаларым телне бөтенләй белми”, – дигән иде ул, ачынып.
Әти-әнинең балага бүләк итеп калдырасы төп мирасы – туган тел, дигән бер бөек фикер иясе. Шул байлыкны тапшырып өлгерергә соңга калмасак иде...
Динар Кәлимуллин фотосы.