Усмонов карьерасында беренче җиңелүгә дучар булды. Ә Собханкулов хәзер җиңел үлчәмдә IBF билбавының тулы кыйммәтле хуҗасы америкалы Рэймонд Моратайя белән очрашуга дәгъва итәчәк. Уфадагы очрашудан соң ук Собханкулов чемпионнар бәйгесен уздыру мөмкинлеге турында искәртте.
"Кайвакыт мин раундны җиңелгән сыман идем, тик мин вәзгыятьне контрольдә тоттым, - диде Артур Собханкулов. - Инициативаны үз кулыма алачагымны аңладым. Бу бәйгедә тотрыклылык күрсәтә алдым. Хис-кичерем бик куанычлы. Баходур Усмоновка бу чакыруны кабул итеп, Уфага килгәне өчен зур хөрмәт. Без чагу һәм эмоциональ көрәш күрсәттек. Мин аңа чын күңелдән рәхмәтлемен. Мин бәхетле! Минемчә, без иң яхшы һәм истә калырлык алыш күрсәттек. Киләчәккә килгәндә, чагу һәм шау-шулы белдерүләрне яратмыйм, әмма мин дөнья чемпионы билбавы өчен көрәшергә әзер. Мөгаен, Моратайя белән бүгенге кебек үк алышырга кирәк булыр. Чемпионнар сугышына әзерләнәчәкмен. Миңа 34 яшь тулды - иң көчле чак, вакыт җитте!”
Өч тапкыр Русия чемпионы, 2024 елг