"Нур" балалар студия-мәктәбенең татар төркеме оештырылуга - биш ел! 24 апрельдә безнең нәни дусларыбызның зур бәйрәме булды. Алар "Нур" театры сәхнәсендә имтихан тотты. Биш ел дәвамында алган белемнәрен, осталыкларын зал тутырып килгән кунаклар, әти-әниләре, дәү әти-әниләре игътибарына тәкъдим итте.
Җылы, ихлас туган тел бәйрәме видеоролик белән башланып китте. Татар төркеменең сәнгать җитәкчесе Айгөл Юлъякшина безне кечкенә сәяхәткә әйдәде. Кинотасма булып тезелгән фотоларда “Нур” студиясе балалары катнашкан күпсанлы чаралар, очрашулар, экскурсияләр! Төркеменең сәнгать җитәкчесе Айгөл Юлъякшина, актерлык осталыгы, хореография һәм вокал буенча педагоглар Гөлназ Мөхәммәдиева, Лина Ганиева һәм Чулпан Раянова 22 баланың сәләтен, туган тел күнекмәләрен үстерү өстендә генә эшләп калмый, аларның балачагын тәрбияви дә, файдалы да, күңелле дә чаралар белән баету өчен әйтеп бетергесез зур көч сала. Остазлары тырышлыгы белән студиягә йөрүче кызлар һәм малайлар туган тел күнекмәләрен үсте