Мастер-класска Мәскәүдә яшәүче мозаика техникасында эшләүче иң яхшы заманча осталарның берсе Марат Нәби чакырылган. Марат Нәбиның кул эшләре Мәскәү метросының «Нагатинский затон» һәм «Смоленская» станцияләрен, шулай ук Россия Федерациясе Кораллы көчләренең баш гыйбадәтханәсен бизи. Бүген Россия һәм чит ил күргәзмәләрендә күптапкыр катнашкан мозаика остасы, Саба егет-кызлары белән берлектә, Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган зур панно эшли. 4 метрлык панно Габдулла Тукайның әкиятләренә нигезләнеп эшләнә – картинада Су Анасы да, Шәрәле дә урын алачак. Чараны ачу тантансында Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон һәм Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов катнашты.
⚡️Бу минутларда “Оста” балалар иҗат үзәгендә мозаика сәнгате буенча зур мастер-класс бара
2 дня назад2 дня назад
~1 мин