Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

«Салават күпере»ндә планетабыз белән танышу дәвам итә

Шулай ук балалар янына Эколятлар - табигатьне саклаучылар ролендә чыгыш ясаучы әкият геройлары: Тыйнак, Шаян, Акыллы һәм Чыршы килә. Шулар катнашында уен дәресләре, әңгәмәләр һәм иллюстрацияләр, мультфильмнар карау, персонажлардан биремнәр үтәү, дидактик уеннар, проект-тәҗрибә эшчәнлеге эко-мәдәниятне һәм Җир планетабызның табигатенә сакчыл мөнәсәбәт күнекмәләрен формалаштыра. "Эколятлар" - әкият геройлары атна буена балалар бакчасының урта төркеме кунаклары булдылар һәм балаларны планетабызга, җиребездә яшәүче барлык кешеләргә сакчыл булырга өйрәттеләр, чөнки ул безнең уртак йортыбыз. Ә "Чыршы”дан балаларга бөҗәкләр дөньясы белән танышу бурычы бирелде. Алар әлеге бурычны бик яхшы башкарып чыктылар. Бөҗәкләр дөньясын өйрәнү буенча кыска вакытлы проект тәмамлангач, мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Минем яраткан бөҗәк" дигән кул эшләре әзерләделәр.

Шулай ук балалар янына Эколятлар - табигатьне саклаучылар ролендә чыгыш ясаучы әкият геройлары: Тыйнак, Шаян, Акыллы һәм Чыршы килә. Шулар катнашында уен дәресләре, әңгәмәләр һәм иллюстрацияләр, мультфильмнар карау, персонажлардан биремнәр үтәү, дидактик уеннар, проект-тәҗрибә эшчәнлеге эко-мәдәниятне һәм Җир планетабызның табигатенә сакчыл мөнәсәбәт күнекмәләрен формалаштыра.

"Эколятлар" - әкият геройлары атна буена балалар бакчасының урта төркеме кунаклары булдылар һәм балаларны планетабызга, җиребездә яшәүче барлык кешеләргә сакчыл булырга өйрәттеләр, чөнки ул безнең уртак йортыбыз. Ә "Чыршы”дан балаларга бөҗәкләр дөньясы белән танышу бурычы бирелде. Алар әлеге бурычны бик яхшы башкарып чыктылар.

Бөҗәкләр дөньясын өйрәнү буенча кыска вакытлы проект тәмамлангач, мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Минем яраткан бөҗәк" дигән кул эшләре әзерләделәр.