авырулардан саклау максатларында район бюджетына ел саен Татарстан Республикасы бюджетыннан акча бүлеп бирелә. Арча район башкарма комитеты 2023 елдан башлап хуҗасыз хайваннарны, шул исәптән этләрне дә тотуны оештыру буенча шәхси эшмәкәр Сергей Мадьянкинның махсус оешмасы белән килешү төзи. 2026 елда 1195000 сумга килешү төзелде. 24 апрельгә 16 гариза бирелде, 100 эт тотылды. Иясез этләр турында авыл һәм шәһәр җирлекләре башкарма комитетларына шикаять бирәләр. Шулар буенча гаризалар туплана һәм район башкарма комитетына җибәрелә. 3 көн эчендә алар шәхси эшмәкәр С.Мадьянкинга җибәрелә. Шуннан соң анда график төзиләр һәм урыннарга хәбәр итәләр. Этләрне тотканда җирлек башлыклары яки аларның урынбасарлары катнаша. Тоту турында акт төзелә. Видеоязма да алып барыла. Иясез хайваннарны күрсәгез, шушы телефоннар белән авыл һәм шәһәр җирлекләренә хәбәр итегез.
Хайваннардагы авыруларны кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау һәм хуҗасыз хайваннарны асрау, халыкны кешеләр һәм хайваннар өчен уртак булган
2 дня назад2 дня назад
~1 мин