Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Үзебез сайлыбыз!

Ел саен төзекләндерү объектларын сайлау өчен бөтенрусия күләмендә тавыш бирү үткәрелә. Агымдагы елда ул 21 апрельдә старт алды. Димәк, төбәк халкы 2027 елда нинди паркларны, скверларны һәм торак пункт почмакларын яңартырга кирәк үзләре сайлый ала. Башкортстан Республикасы муниципалитетлары тарафыннан быел тавыш бирүгә 246 иҗтимагый территория тәкъдим ителгән, шулардан төбәк гражданнары тарафыннан – 48 объект. Халыкка киләчәктә төзекләндерү өчен 152 урын сайлап алырга туры киләчәк. - Бөтенрусия тавыш бирүдә катнашу Башкортстан өчен күркәм традициягә әверелде, ул бөтен халыкны берләштерә. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты ярдәмендә республикада 2019 елдан 976 иҗтимагый территория төзекләндерелде. Бу инициатива республика өчен аеруча әһәмиятле, чөнки ул торак пунктларны тарихи үзенчәлекләрне һәм халыкның үз фикерен исәпкә алып үзгәртеп корырга мөмкинлек бирә, - ди Ирина Голованова.
Оглавление
    Үзебез сайлыбыз!
Үзебез сайлыбыз!

Үзебез сайлыбыз!

«Яшәү өчен уңайлы инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларына керүче «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча ел саен төзекләндерү объектларын сайлау өчен бөтенрусия күләмендә тавыш бирү үткәрелә.

Ел саен төзекләндерү объектларын сайлау өчен бөтенрусия күләмендә тавыш бирү үткәрелә.

Агымдагы елда ул 21 апрельдә старт алды. Димәк, төбәк халкы 2027 елда нинди паркларны, скверларны һәм торак пункт почмакларын яңартырга кирәк үзләре сайлый ала. Башкортстан Республикасы муниципалитетлары тарафыннан быел тавыш бирүгә 246 иҗтимагый территория тәкъдим ителгән, шулардан төбәк гражданнары тарафыннан – 48 объект. Халыкка киләчәктә төзекләндерү өчен 152 урын сайлап алырга туры киләчәк.

- Бөтенрусия тавыш бирүдә катнашу Башкортстан өчен күркәм традициягә әверелде, ул бөтен халыкны берләштерә. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты ярдәмендә республикада 2019 елдан 976 иҗтимагый территория төзекләндерелде. Бу инициатива республика өчен аеруча әһәмиятле, чөнки ул торак пунктларны тарихи үзенчәлекләрне һәм халыкның үз фикерен исәпкә алып үзгәртеп корырга мөмкинлек бирә, - ди Ирина Голованова.