🪕 Бу җыенның инициаторы этномузыколог, фольклорчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы доценты Геннадий Макаров. Җыенга думбрада уйнарга яратучылар, укытучылар, студентлар һәм бу борынгы уен коралының моңлы яңгырашына битараф булмаган һәркем килгән иде. Җыенның төп максаты – тәҗрибә уртаклашу, башкару осталыгын арттыру һәм Идел буе халыкларының милли музыкаль традицияләрен саклауга ярдәм итү. 🌇Чарада Казан шәһәреннән, Түбән Кама, Тукай, Алабуга районнарыннан килгән думбрачыларның катнашуы – төбәгебездәге халык музыкасының борынгы тамырларына якынлашу, танылган осталардан кыйммәтле киңәшләр алу һәм үз осталыгыңны күрсәтү өчен зур мөмкинлек булды. ЯЗМАНЫ УКЫРГА:👉 https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/dumbra-monnary-iangyrady-akau-iortynda-yen-uzdy