Без аларны 9 майда кечкенәдән җырлап үстек – һәйкәлләр, Мәңгелек ут һәм Бөек Ватан сугышының тере шаһитлары булган, сафлары елдан‑ел сирәгәя барган ветераннар каршында. «День Победы», «Священная война», «Катюша», «Тёмная ночь», «В землянке», «Смуглянка», «Синий платочек»... ⭐ Шәмәрдән лицее укучылары арасында Сугыш чоры җырлары бәйгесе узды. Чара сугыш еллары җырлары үрнәкләрендә балаларда патриотлык хисе тәрбияләү, укучыларга сугыш җырларының барлыкка килү тарихларын сөйләү, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы солдатларга хөрмәт хисе тәрбияләү максатында үткәрелә.