! 🌿🐻 Арчаның 9 нчы балалар бакчасында Халыкара Җир көне уңаеннан үзенчәлекле чара узды 🌍 Матур бәйрәмнең төп кунагы – йоклап яткан Аю булды! Чарада катнашкан кунаклар – Татарстан Республикасының “Ашыт” дәүләт табигать заказнигы җитәкчесе Илшат Шәйхетдинов һәм белгеч Рәшит Әхмәтҗанов – балаларның табигатькә карата кызыксынуын югары бәяләделәр. 🤝Бәйрәм тәмамланса да, балаларның күңелләрендә мөһим фикер калды: Җир – безнең уртак йортыбыз, ул безнең кайгыртуыбызга мохтаҗ! Арча шәһәренең 9нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Чулпан Гарипова ХАТЫ #балаларбакчасы #экология