🍃 Россиядә киләсе эш атнасы, Яз һәм Хезмәт бәйрәме якынлашу сәбәпле, кыска булачак. Ул 27 апрельдән 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 🍃 Шулай итеп, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – дүрт көн эшләячәкбез. Шуннан соң безне 1 майдан 3 майга кадәр өч көнлек ял көтә. Моннан тыш бәйрәм алды көне – 30 апрельдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскара. ☀️ Аннары, биш көнлек эш атнасыннан соң, шимбә 9 майдан дүшәмбе – 11 майга кадәр, тагын өч көн ял итәчәкбез. 8 майда эш вакыты 1 сәгатькә кими. 🌿 Гомумән, быел май ае 19 эш көне һәм 12 ял көненнән тора.