Фольклорчы галим, педагог, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровның быел 80 еллыгы билгеләп үтелә. Арабыздан вакытсыз киткән әлеге шәхес киң җәмәгатьчелеккә яхшы билгеле иде. Аның улы танылган кинорежиссёр, татар кинематографиясенә шактый күп өлеш керткән, Татарстанның Кинематографистлар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Ягъфәров белән атаклы нәсел җепләрен барладык.
Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр
Безнең нәсел Пермь өлкәсенең Барда районыннан. Бик матур табигатьле яклар. Әнием Тәкълимәнең язмышы шактый кызыклы да, катлаулы да. Ирләрен сугышта югалткан, итәк тулы бала белән калган хатыннар чоры бит... Әминә әбиебез әниебезгә 2 яшь чагында икенче баласын тапканда дөнья куя. Габдерәхим бабай яңадан Гөләллифә әбигә өйләнә, әни күпбалалы гаиләдә үги ана тәрбиясендә үсә. Әле мин әни ягыннан карт әби Рабиганы да хәтерлим. Ул Габдерәхим бабайның әнисе була инде, озын гомерле булды, 100 яшьтән узып яшәде. Мине каты кысып кочакларга ярата иде. Ә ерак бабам скрипкачы Габдрахман Түбән Авылдан. Әнинең әтисе Габдерәхим Кадермәтов алдынгы механизатор булган. «Хезмәт даны» медале, «Хезмәт ветераны» кебек мактаулы исемнәре дә бар. Холкы бик кырыс булгач, кайчагында ул бабай ягына кунакка кайтырга шүрләп тә куя идем, чөнки анда һәрвакыт ныклы тәртип иде. Йортка су китерергә, утын ярырга, ишегалларын себерергә, аннары гына уйнарга чыгып йөгерәсең. Бервакыт берничә гаилә әни ягына кунакка кайттык. Алар бакчада утыра, ә миңа, 10 яшьлек малайга, мунча яктыралар. Мин ягам, тыңлаучан бала буларак, күбрәк ягып җибәргәнмен, күрәсең. Иртән күрше йөгереп кергән, «Сезнең мунча яна бит»! – дип. Мунчаның морҗа кырые төтенли үк башлаган. Бәхетебезгә чорма түбәсендә ком! Зурга китмәде. Ә сугышта катнашкан Габдерәхим бабай кырдан сукадан кайтып караса, түбәдә метрга метр тишек. Шул чагында миңа мунча яктырган өлкәннәрне каеш белән суктырды. Авыл белән янып китәсе булганбыз.
Әле кышкы каникулга кайткан чакны хәтерлим. Малайлар белән «сугыш» уйнарга чыкканда, бабайның орден-медальләрен җыеп чыктым. Агач автоматлар тотып «сугышып» йөргәндә, иң мөһим орденын югалтканмын. Тик бабай: «Бала бит инде», – дип кенә чикләнде. Тормыш драматургиясе...
Ә әти ягыннан Фәйзрахман бабай Күчтәнтибаш авылыннан иде. Аның бер күзе сукыр. Әминә әби белән алар да – чын җир кешеләре. Әти Алма-Атага диссертация якларга киткән иде. Төшендә бабайның: «Улым, диссертацияңне якла, мин әле сине көтәм!» – дигәнен күргән. Фәйзрахман бабай безнең кулда җан бирде. Әминә әби заманына күрә шактый укымышлы, кызыксынучан иде. Шулай ук 30 ел сукыр булып яшәде. Безгә Казанга да килә иде. Алар – минем якын кешеләрем. Кечкенә вакытларым авылда аларда узды. Безне Күчтәнтидә дә, Түбән Авылда да көтеп ала торганнар иде. Ул чорда авылларда тормыш бик җанлы уза иде бит. Авылда барысы да гади. Өстәлдә ипи, пешкән бәрәңге, сөт, казанда пешкән тавык шулпасы – гади тәгам. Сәламәт туклану рәвеше. Күчтәнтидә алай эшләтеп интектермиләр иде. Фәкать бакчадан колорадо коңгызын җыябыз. Мин хәтта ул кортны җыю буенча оста белгечкә әйләндем... Иртәдән кичкә кадәр урамда. 20 км күрше авылга велосипедта җилдерә идек. Авылда иркенлек, дәрья. Ә өлгергән борчак кыры – аерым ләззәт... Беренче гашыйк булулар, хат язышу. Хәзерге буын хатның ни икәнен дә белми. Ә без Ташкентларга кадәр хат языша торган идек. Әнинең Ишем авылы табигате Швейцарияне хәтерләтә. Минем авыл тәрбиясе, Мәскәүгә киткәч тә, үзен сиздерә иде... Барыбер Шукшин характеры күпмедер дәрәҗәдә булышты да.
Оясында ни күрсә...
Әти белән әни Барданың «Таң» редакциясендә очрашканнар. Әнием бик чибәр, аның артыннан йөрүчеләр күп булган. Ә ул акыллы, белемле егеткә генә кияүгә чыгарга теләгән. Университетта укыган, Казаннан кайткан Рәшит белән нибары бер ай дуслашып йөргәннән соң, гаилә корып җибәрәләр. Әти әле ике ел Казанда укыган. Без әни белән Бардада торганбыз. Миңа 2 яшь чагында Казанга күченеп килгәнбез. Авыр шартларда яшәгәнне хәтерлим. Федосеевская урамында торган чак, иң бәхетле балалык мизгелләре Идел һәм Казансу буйларында узды.
Минем яшүсмер чоры шактый катлаулы вакытка туры килде. Үлем чигендә калган очрак та булды. Педагогика институтының беренче курсында укыган чак. Без тренировкадан – йөзүдән чыгып бара идек. Парашют спорты белән шөгыльләнгән вакытым. Кичке сәгать уннар тирәсендә чыктык та, шул мизгелдә хулиганнар һөҗүменә эләктек. Йөзләгән кешеле өерләрнең чылбырлар белән йөгерә торган заманы иде бит. Декабристлар тукталышында булды бу хәл, кешеләр тора, ә «ходка» турыдан-туры чылбырлар белән һөҗүм итте… Мин кан эчендә ятам. Кешеләр ярдәм итәргә базмады, егермеләп бандит каршына чыгарга курыкканнардыр да шул.
Мине йөрәк турысына өч пычак ярасы белән 15 нче хастаханәгә алып киттеләр. Аллаһка шөкер, өстемдә калын очучылар курткасы бар иде – шул коткарды: пычаклар йөрәккә якынча бер ярым сантиметр барып җитми калган. Тәнемдә йомшак тукымалар гына зарарланган иде. Шул вакытта әтигә кемдер: «Улыңны үтерделәр...» – дип шалтыраткан. Шамский хастаханәсендә ятканда, йомшак медицина системалары көпшәләреннән төрле әйберләр үрергә өйрәнеп чыктым.
Гаиләдә без ике малай үстек. Тәрбия мәсьәләсенә килгәндә, әти-әнинең үз мәшәкатьләре хәттин ашкан иде. Казанда төпләнеп калу өчен тырыштылар, яңадан Бардага кайтып китәселәре килмәде. Энем Юлдаш белән безнең өйдә утырган булмады, гел төрле секцияләргә йөрдек. Большая Красная урамында яшәдек, 33 нче мәктәптә укыдык. Урам тәрбиясе дә шәп эләкте безгә. Хоккей, дзюдо, ишү, ирекле көрәш – барысын татып чыктык. Спорт парашютында спорт кандидаты дәрәҗәсенә җиттем. 924 сикерүем теркәлде, романтика... Татарстанның җыелма командасы әгъзасы. Яшьлек бик күңелле узды. Үзем иҗади юлны сайладым, энем – бөтенләй икенче юнәлешне. Ул – технарь. Хәзер күп еллар инде чит илдә эшли – тоннельләр салу белән шөгыльләнә. Казметростройда эшли башлады, аннары чит ил компаниясенә чакырдылар. Каһирәдә, Гонконгта яшәде, хәзер Вашингтонда гомер итә. Хатыны Ләйсән белән ике бала тәрбиялиләр. Олысы – Мәликә, ул Гавай университетын тәмамлады, кечесе Камал хәзер җиденче сыйныфта укый. Аларны дөнья балалары дияр идем. Төрле илләрдә укыйлар, яшиләр.
Атаның сүзе – акылның үзе
Әтиебез Рәшиттән белемгә омтылу сыйфаты күчкән. Тышкы кыяфәтем белән дә мин әтиемә охшаганмын. Әти – галим, шигырьләр яза иде. Гомер буе укыды, эзләнде. Бик күп эшләде, төрле төбәкләргә экспедицияләргә чыга иде. Ул фольклор буенча командировкаларда бөтен илне әйләнеп чыкты, хәтта үзе видеокамерага да төшерә иде. «Красногорск-16» дигән камерасын әле дә хәтерлим. Ул төрле төбәкләрдә күргән җырларны, биюләрне, халык тормышын видеога да төшерде. Татарстан архивларында аның материаллары бик күп булырга тиеш дип беләм. Тормышта бик юаш, сабыр кеше булды. Яшь вакытта әти белән еш кына сүзгә килгән очраклар булгалады. Хәзер шуңа үкенәм – аны күп рәнҗеттем. Үзем ата кеше булгач кына, ул очракта хаксыз булганымны аңладым.
Без бер-беребезне үзгәртергә шактый тырыштык. Аның кешегә «Юк!» дия алмавы минем эчемне пошыра иде. Аның бу сыйфатыннан явызларча файдаланырга тырышучылар да булды. Әзһәр Шакировның кушаматы – «Елак», ә мин әтигә «Юаш» кушаматы тагар идем. Әти күпкырлы иде: артистлык сәләте дә бар. Театр курсларында укыган. Артистлар арасында дуслары күп иде. Өлкән буын Муса Җәлилгә багышлаган 1969 елгы «Моабит дәфтәре» киносын хәтерлидер әле. Менә фильмның бер эпизодында әти дә төшкән. Ул сәясәткә кергәч, бик күп көчен, сәламәтлеген сарыф итте, шуның аркасында иртә китеп тә барды.
Ата йөрәге – таудан өлкән,
Ана йөрәге – диңгездән тирән
Кыяфәтем белән әтигә охшаган булсам да, холкым әнием нәселе ягыннан. Әнием Тәкълимә гомере буе балалар бакчасында эшләде. Аны барысы да «тётя Таня» дип йөртә иде. Быел аңа 80 яшь тула. Бабай аның туган көнен вакытында яздырта алмаган. 30 августта туган баланы теркәргә 1 декабрьдә генә барып җитә алган.
Әти фән һәм иҗат белән яшәде, әни моны яхшы аңлый иде. Шуңа күрә көнкүрешнең бөтен авыр йөге әни җилкәсендә булды. Әтинең уңышлары, мөгаен, алар бер-берсен чын-чынлап яратып, килешеп яшәгәннән дә киләдер. Әни чын татар хатынының күркәм сыйфатларын туплаудан тыш, үз урынын һәм гаиләдәге ролен, әти тормышындагы вазифасын белеп яшәде. Әни җылы оя корды. Нәрсә юк – табарга кирәкме, бурычка алыргамы, кемгәдер шалтыратыргамы, барын да башкара. Хәтерлим әле, без барыбыз да карате белән шөгыльләндек. Берсендә мин әйтәм: «Әни, ниндидер брошюра бар икән, карате буенча дәреслек. Беркаян да таба алмыйбыз шуны!» – дим. Ә ул Суворов училищесыннан эзләп тапкан! Дәреслекне типографиядә 200 данә күбәйттем, аннары сатып беренче акчамны эшләдем. Ул вакытта мин өйгә алып кайткан акча әтинең ике хезмәт хакы кадәр иде. Туксанынчы елларда акчаны теләсә нәрсә аша эшләргә мөмкин иде.
Әни бик көнләшә иде, чөнки ул ярата... Әти һәрвакыт кайдадыр тоткарланып кайта. Күңеле тыныч булмагандыр инде шуңа. Бездә шундый очрак булды. (Мин аны кыска метражлы фильмнарда төшерергә дә телим, кул җитми әлегә.) Әни белән Фәннәр академиясенең ишегалдына барабыз. Анда баскыч бар иде, әти алтынчы катта эшли. Янгын сүндерү баскычыннан мин менә идем, әти кабинетын күзәтәм дә: «Эшләп утыра», – дип, әнине тынычландырам. Аннары әни белән бик канәгать булып өйгә кайтып китәбез.
Мондый эпизодлар да булды: әнинең үз әнисе бик иртә вафат булган дидем бит. Аны әни үзе хәтерләми дә, бары тик ак күлмәкле бер образ гына аның күңелендә саклана. Берзаман моннан биш ел элек: «Мин әнинең каберен табарга тиеш!» – дигән карарга килде ул. Каберенә таш куярга кирәк, дип тынгысызлана башлады. Менә шулвакыт «кино» башланды. Әни бик начар йөри башлаган иде инде. Тимер койма, ташка заказ биреп эшләттек тә Бардага кайтып киттек. Ә зиратка 3 чакрымлап җәяү барырга кирәк. Равил абыебыз тракторчы, аның тракторында чүмече бар. Шул чүмечкә одеял җәеп, әнине шунда утыртып һәм койманы куеп, зиратка киттек. 75 яшьлек хатын ике яшеннән үк белмәгән әнисенең каберен эзли. Тегендәрәк барабыз, мондарак киләбез. Әни трактордан команда бирә: «Уңгарак, сулгарак!» – ди. (Чөнки үзе дә кая урнаштырырга икәнен төгәл белми.) Чын мизансцена инде. Ел саен кайтабыз, ел саен ул койманы үзгәртеп куябыз, чөнки әни шулай таләп итә...
Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач
Соңарып 36 яшемдә генә өйләндем һәм әтием кебек үк, мин дә хатынымнан уңдым. Гөлназ белән бакчада очраклы гына таныштык. Бу ниндидер илаһи халәт иде. Чөнки очраклы булганның барысы да очраклы түгел дип саныйм. Танышканда аның 6 яшьлек улы бар иде. 2007 елда гаилә корып җибәрдек. Гөлназ ир-атның кем булуын яхшы аңлый. Гомумән, ир-атлар алар олы бала кебек бит инде. Кияүгә чыкканда, статусны күз уңында тотмады. Яратышып өйләнештек. Тормыш юлын узу өчен ышанычлы кеше сайларга кирәк, аны яратып, аңлашып, тәрбияләп яшәргә кирәген татар хатын-кызлары әйбәт белә. Бу сыйфат хатыныма әнисеннән күчкән. Гөлназ төпле нигездән – «Бәкер» шифаханәсенең элеккеге данлыклы җитәкчесе Фаяз Ибраһимов белән Фирдалия ханымның бәгырь җимеше. Фирдалия ханым – чын татар хатыны. Бабай: «Фирдалия Хәкимовна ул – минем тән сакчым, – дияргә ярата иде. – Өйдә һәрвакыт 15 күлмәк, 15 пиджак һәм каешлар... Һәм кеше өендә тулысынча тылда кебек. Өйдә аңа беркем дә начар сүз әйтмәячәген белә. Әгәр дә син ниндидер килешеп бетмәгән гамәл кылсаң да, өйдә сине тәнкыйтьләүче юк. Ә инде өеңдә ачылып, кем турындадыр начар фикер әйтәсең икән, бу кеше турында минем хатыным беркайчан уңаен әйтмәячәк инде. Ул өйдә тыл да, танк та булырга тиешлеген бик яхшы аңлый. Менә бу бик мөһим». Алар кызларын да шулай тәрбияләгәннәр.
Балалы өйдә гайбәт булмас
Олы улыбыз Дамирга хәзер 27 яшь. Ул минем белән кинематография юнәлешендә дә чирканчык алып йөргәләде. Ләкин бу хезмәтне күңеленә алмады. Кино сәнгате ул бәйрәм, фестивальләр генә түгеллеген күрде. Хәзерге вакытта Майамида яши, медицина компаниясендә эшли. Кызыбыз Мәдинәгә 13 яшь. Бик тырыш һәм талантлы бала. Белемгә, гыйлемгә омтылуы белән әтиемне хәтерләтә. Мәдинә исемен бик ярата идем. Менә шундый чын татар исеменә тукталдык, балага исем сайлауга бик җитди карарга кирәк, чөнки адәм баласы ул исемне гомер буе йөртәсе бит. Исемдә ялгышмаганбыздыр дип уйлыйм. Мәдинәбез халыкара форматта яшәячәк кебек тоела миңа. Кайсы милләттә әйтү һәм язу бик уңайлы. Үз юлларын табып, гомер итүләрен генә телисе кала.