Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Мөршидә Кыямова

Рәмин Нәфыйков: «Минем психотипны әбием булдырды»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты, рәссам Канәфи Нәфыйковның иҗаты милләтнең катлаулы язмышын, бөек үрләрен һәм хаксызга рәнҗетелүләрен тасвирлавы белән күпләрдән аерылып тора. Рәссам Казан сәнгать училищесының театр бүлегендә һәм Ташкент театр-сәнгать институтында белем алган. Ул Мөхәммәдьяр, Г. Кандалый, Г. Утыз Имәни, К. Тинчурин, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов портретларын иҗат иткән. Кылкаләм остасының улы Рәмин Нәфыйков – шулай ук татар рәсем сәнгатендә үз юлын тапкан һәм иҗаты белән чит илләрдә дә дан казанган рәссам. Әтисеннән аермалы буларак, ул абстракционизм юнәлешен сайлаган. Рәмин 1997 елда Латвия сәнгать академиясен тәмамлый. Төс, форма җәһәтеннән һәрвакыт эзләнүдә. Рәмин белән рәссамнар династиясендә гаилә, тәрбия, «Казан феномены» һәм иҗат үзенчәлекләре турында сөйләшәбез. Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр Биш яшемә кадәр мин күбрәк әнинең әнисе Ркыя Абдуллина тәрбиясендә булдым. Ул безнең белән Казанда яшәде. Мине, күкрәк баласын, әни

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты, рәссам Канәфи Нәфыйковның иҗаты милләтнең катлаулы язмышын, бөек үрләрен һәм хаксызга рәнҗетелүләрен тасвирлавы белән күпләрдән аерылып тора. Рәссам Казан сәнгать училищесының театр бүлегендә һәм Ташкент театр-сәнгать институтында белем алган. Ул Мөхәммәдьяр, Г. Кандалый, Г. Утыз Имәни, К. Тинчурин, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов портретларын иҗат иткән.

Кылкаләм остасының улы Рәмин Нәфыйков – шулай ук татар рәсем сәнгатендә үз юлын тапкан һәм иҗаты белән чит илләрдә дә дан казанган рәссам. Әтисеннән аермалы буларак, ул абстракционизм юнәлешен сайлаган. Рәмин 1997 елда Латвия сәнгать академиясен тәмамлый. Төс, форма җәһәтеннән һәрвакыт эзләнүдә. Рәмин белән рәссамнар династиясендә гаилә, тәрбия, «Казан феномены» һәм иҗат үзенчәлекләре турында сөйләшәбез.

Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр

Биш яшемә кадәр мин күбрәк әнинең әнисе Ркыя Абдуллина тәрбиясендә булдым. Ул безнең белән Казанда яшәде. Мине, күкрәк баласын, әнинең эшенә имезер өчен дә күтәреп йөргән. (Әни миңа 3 ай тулгач та эшкә чыккан.) Әни «Тасма» заводы ашханәсендә җитештерү мөдире иде. Гаиләдә әби, әти-әни, олы апам бар, ул миннән биш яшькә олырак. Бер квартирда җыйнаулашып яшәгән бала чаклар бик яхшы хәтердә саклана.

Әби Арчаның Югары Курса авылыннан. Бик ярата идем әбиемне. Бабабыз Салихҗан исемле. Ул зур бәдәнле, данлыклы көрәшче булган. Аның исеме белән авылны Батыр Курса дип тә атап йөрткәннәр. Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә узган Сабан туенда да батыр калгалаган. Хәтта авылга батыр бүләге – җигүле атта кайткан... Аның турында, базга төшеп киткән атны берүзе чыгарган, дип тә сөйлиләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка киткән. 1942 елда яраланып кайткан. Сугышка бармыйча да кала алган, әмма тылдагы авырлыкларны күрергә йөрәгем чыдамый, дип үзе теләп, кабат ут астына чыгып киткән. 1943 елда аның һәлак булуы турында өчпочмаклы хат кына килә. Ленинград тирәсендә гомере өзелгән.

Ркыя әби укымышлы була, аның иҗат иткән шигырьләре калды. Бабайны юксынып, 1943 елда язган шигырен әле дә укыйбыз. Бик мәгънәле ул шигырьләр гарәп хәрефе белән язылган. Кара тышлы дәфтәре гаилә архивында саклана. Ялгыз калып, биш баласын аякка бастырган. Әле миңа татар халык әкиятләре укый торган иде. Китаптагы рәсемнәрне күрсәтә-күрсәтә сөйли. Бер кызы – укытучы, Сабабашта яши – Ризәлә Шәфигуллина. Илбашын башлангычта укыткан ханым.

Әбием юмарт, ягымлы иде. Балалар бакчасына мине илтә, алып кайта. Кайтыр юлда кибеткә кереп, 22 тиенлек «Белочка» шоколады алып бирә. Әбинең ахирәтләре – Казан карчыклары да күз алдымда. Яулыкларын да бик үзенчәлекле итеп бәйләп йөртәләр иде. Шул чор йолаларын яктырткан диплом эшләремдә алар да чагылыш тапты. Минем психотипны әби формалаштырды дисәк тә дөрес булыр. Ел саен Курса зиратына каберенә кайтып киләбез.

Әти ягыннан Абзалетдин бабаемның гомере кыска булган: 26 яшендә – әтигә 1 яшь тулганда ук вафат булган. Чирмешәннең Үтәмеш авылында яшәгәннәр. Ә аннан әбиебез Динис авылына кияүгә чыга. Мәхмүбиҗан әбиебез янына «Жигули» машинасында кайтып йөри идек. Авыл тормышының гүзәллеге әле дә хәтердә. Бозау, күркә ише йорт хайваннары һәм кошларыннан куркып-шүрләп йөргән чаклар... Бу әбием бик диндар иде. Олы яшькә җиткәч, хәтере чуала башлады, әти бик яхшы дарулар алып кайткач, «И улым, Аллаһы Тәгалә шуның хәтле гомер бирде, тагы дару эчеп гомеремне озайта башласам, Ходай каршында оят», – диде. Мәхмүбиҗан әби 91 яшенә җитеп үлде.

Оясында ни күрсә...

Минем үсмер чорым «мотальщиклар» вакытына туры килде. Казанның тәртипле малае буларак, ул гопникларның явызлыгын үз җилкәмдә шактый тоярга туры килде. Ул вакытта алар әллә ни уйлап тормый, кулларына ни эләгә шуның белән дә башка тондыра иделәр. Торган җиребез – Казанның «Солнышко» тирәсе. Менә шул чор бандит малайларын популярлаштырып нинди кино төшерделәр! Ә без шул чорның инсафлы буыны турында кино төшерүче булмады әле. Аларны геройлаштырып, абруйларын күтәрделәр. Югыйсә заманында кешегә тынычлап яшәргә ирек бирмәгән төркемнәр генә бит. Чыннан да, сиксәненче елларда гади кешегә Казан урамында йөрүләре бик хәтәр иде. Көтүләре белән килеп кыйнап кына калмыйлар, ә үтергәнче бәргәлиләр. Мин сәнгать мәктәбендә 1979–1983 елларда укыдым. Ике квартал җәяү йөрим. «Синёвские дворы»га кермәскә тырыша идек: мәктәптән чыкканны көтеп, шулар тезелешеп торалар. Яшәргә өйрәнгән чорыбыз булгач, аулаграк җирләрдән йөрдек. Мин җиңел атлетика белән шөгыльләндем, дзюдога да йөрдем. Шуңа күп очракта җитезлегем коткара, алардан тибеш кенә чабып котылгаладым.

Хәзер үзем әти булгач, аптырыйм. Ул вакытта әти-әниләр ничек булдылар икән, дип. Хәзер телефоннар бар, баланың һәр адымын белеп торабыз. Яшьлегемә борылып карыйм да, тәннәр чымырдап китә, бигрәк явыз чорда үскәнбез. Армиядә чагымда әни: «Улым, синең өчен бик тыныч. Ярый әле син армиядә», – дип яза иде. Аннан кайтканда, Казан урамнары, чыннан да, тынычланыбрак калган, «телогрейка» һәм «прощайка» кигән гопниклар шөгыльләрен икенче юнәлешкә борганнар иде инде...

Апам – Фирүзә. Ул җиңел сәнәгать институтын тәмамлады. Конструктор-модельер булып эшләде. Хәзер оныклары да ишәйде инде. Балалары да бик талантлылар.

Атаның сүзе – акылның үзе

Әтием, үземне белгәннән бирле, мине һәрвакыт иҗатка рухландырып торучым булды. Бала чакта бик шук, тиктормас идем. Тәрбия максатыннан әтинең кулына каеш алган чагы да булды. Әмма әти – чын зыялы кеше. Тавыш күтәреп сөйләшми. Ул әле өйләнгәч тә укуын Үзбәкстанда дәвам иткән. Һәрвакыт этюднигын күтәреп, картиналар язарга йөрде. Безнең бакчага Бакый ага Урманче килгәнен хәтерлим. Бөек рәссам бездә мунча керергә яратты. Әти белән иҗат турында сөйләшеп утырганнары әле дә күз алдымда. Әти, 2–3 яшемдә аның этюднигы йә мольберты астында сәгатьләр буе нидер ясап утырырга сабырлыгым җиткәнне күргәч, дусларына: «Улымнан менә дигән рәссам чыгачак!» – ди торган булган. Чыннан да, башка һөнәр турында уйламадым да, рәссам булачагым көн кебек ачык иде. Биш яшемдә әти минем рәсемнәремне җыеп, татар журналына җибәрде. Аларны журналның соңгы битендә бастырдылар. Нәкъ биш яшемдә рәссам буларак беренче гонорарымны алдым. Бик күңелле булып истә калган ул мизгелләр. Ә ул чорда, гомумән, рәссамнарга хөрмәт зур иде, аларның иҗаты хөкүмәткә дә кирәк булды. Татар телен белүем дә – әти тырышлыгы, мин өйдә русча сөйләшә башласам, эндәшми генә иде. Шуңа күрә, телимме, юкмы өйдә татарча сөйләштек. Әти – реалист, чөнки ул заманны күргән кеше. Аның максаты тарихи культураны, сәнгатьнең билгеле бер шәхесләрен күрсәтү булды. Хезмәтләрендә ул мәдәниятнең байлыгын чагылдыруны мөһим санады. Әмма безнең төсләрне тоюыбыз охшаш, ул сюжетлы картиналар язган очракта да, һәрвакыт төсләр арасындагы гармониягә өстенлек бирде. Мин аны шулай аңлыйм, ул да мине шулай, ә сюжет – ул инде шәхси мәсьәлә.

Ата йөрәге – таудан өлкән,

Ана йөрәге – диңгездән тирән

Әнием – Лениза, әти белән «Тасма» заводында танышканнар. Хезмәт юлын ашарга пешерүче булып башлый. «Мастер-повар», «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемнәргә лаек булган шәхес. Союз күләмендә дә андый мөхтәрәм исемгә лаек булганнар – татар ашларын танытучылар – бармак белән генә санарлык. Аның шәкертләре һәрвакыт җиңүле урыннар яулый иде. Әти ризык савытының эскизын ясап бирә, әни шул эскиз буенча савытлар ясата иде. Бәйрәм табыннарын сәнгать әсәре кебек корырга бик оста. Аның катламлы ләвәшләре (пироглары) телеңне йотарлык. Мин әле бу яшемә җитеп, әни кебек аш-суга оста хатын-кызны белмим. Озак еллар бер урында эшләде.

Әни истәлекләре буенча, алар язылышырга гариза бирергә барганда да әти этюднигын күтәреп килгән. Ә ЗАГСтагы апа аларның гаризасын кабул итмәгән. «Сез әлеге җаваплы, җитди адымны ясар өчен, матур итеп киенеп килергә тиеш!» – дип, кире борып җибәргәннәр. Әнием – бик олы йөрәкле хатын. Өйләнгән әтине Үзбәкстанга укырга чыгарып җибәргән. Ул аңа һәрвакыт терәк булды. Әтинең рәссам буларак танылуына зур көч куйды.

Иҗат белән гаилә – ызандаш мәгънәле сүзләр

Картина шатлык китерә, ул килеп чыга икән – бу ләззәт, бәхет. Без бик матур музыка тыңлаганда ләззәт тоябыз бит. Чәчәкләр гөлләмәсе дә нәкъ шундый ук хисләр тудыра. Эшемнән мин һәрвакыт та канәгать калам дия алмыйм. Кайвакыт үз эшеңә карыйсың да нинди матур төсләр чыкканын сизәсең. Картина эшләү – ул үзеңне камилләштерү, син үзең дә яңа төсләр ярашуын күргәндә, аларда соклану табарга телисең.

Иҗатымда гармония, матурлык эзләргә омтылам. Композитор ноталар ярдәмендә язса, мин исә төсләр, тамгалар ярдәмендә үз көемне иҗат итәм. Чын сәнгатькә кереп китсәң, музыка дөньясына чумгандай буласың бит. Тормыштагы вак-төяк мәсьәләләрнең әһәмияте юкка чыга, алар шулкадәр кирәксез, кызыксыз нәрсә булып тоела башлый. Иҗат иткәндә, ниндидер киеренкелектән арынасың, мәңгелеккә авышкан кебек буласың. Яшәешне бөтенләй башка яссылыкта бәяли башлыйсың. Рәссам иҗат иткән картинада бөек фәлсәфә укылырга тиеш. Картина кызыклы булганда гына, кешенең игътибарын җәлеп итеп тора ала.

Рәссам буларак, мине аерым темалар кызыксындырмый. Минем өчен тәэсир итү түгел, яссылыкта гармония табу мөһимрәк.

Балалы өйдә гайбәт булмас

Балаларымны рәсем юнәлешенә җибәрергә теләмәдем. Хатыным Гүзәл белән ике бала үстерәбез. Ширин – кызым. Өйдә китапларыбыз күп иде. Алишер Нәвоиның тулы җыелмасы, Фирдәүсиләр һ.б. авторлар бар. Менә шул әсәрләрдә Ширин исеменә тап булдым. «Кызым туса, Ширин кушам», – дип, мәктәптә укыган чакта ук күңелемә салып куйган идем. Шулай килеп чыкты да. Улыбыз Алишер исемле. Аларга ирек бирәбез. Балаларның тәрбиясе белән күбрәк әниләре мәшгуль. Замана балалары үзенчәлекле бит. Хәзерге яшьләр бик зыялы, сөйләшергә темалар да күп. Чаңгыда йөрергә чыгарга тырышабыз. Авылга бергә кайтып йөрибез.