Җир шары, чәчәк ат син бары!
22 апрель – Халыкара җир көне.
Кешелек эшчәнлегенең планета экологиясенә тискәре йогынтысы елдан-ел арта барганда алда безне ни көтә?
Җир – әлеге вакытта Галактикада җан ияләре тереклек иткән бердәнбер планета. Кызганычка каршы, бигрәк тә соңгы ярты гасыр дәвамында фәнни-техник прогресс үсеше, еш кына кешеләрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә кабатланып торучы экологик һәм шул ук вакытта табигый бәла-казалар Җирнең яшәешенә куркыныч тудыруын дәвам итә. Халыкара Җир көнен билгеләүнең дә төп максаты –- барлык илләр халыкларын табигать кануннарына буйсынып яшәргә, Җирнең кадерен белергә чакыру.
Әлеге истәлекле көннең тарихы АКШ экологлары һәм сәясмәннәреннән башлана. 1970 елның 22 апрелендә Халыкара экология хәрәкәте әгъзалары дөнья җәмәгатьчелегенең Җир экологиясенә игътибарын җәлеп итү максатында зур акция оештыра. Бу башлангычны Берләшкән Милләтләр Оешмасы хуплый. 1971 елда әлеге датаны рәсми рәвештә билгеләп үтүчеләр һәм аның кысаларында оештырылган чараларда катнашучылар саны 200 миллион кешедән артып китә.
2020 елда Халыкара Җир көне ярты гасырлык юбилеен билгеләде. Әмма Җир көне, дөнья күләмендә чын мәгънәсендә танылу алган чара буларак, бары тик 1990 елда үткәрелә башлады. Әйткәндәй, Русия бу акциягә 1992 елда кушылды. Ләкин әлеге дата кайсы илдә генә үткәрелсә дә, аның максаты бер: Җир – планетада яшәүче барлык кешеләрнең дә уртак йорты һәм аның иминлеген тәэмин итүдә һәркем катнашырга бурычлы.
Җир-Анабыз язмышы, аның яшәешенә куркыныч тудырган фактларны барлаганда, әлбәттә, соңгы унъеллыклардагы климат үзгәрешләре һәм аның җирләрне файдалануда тискәре йогынтысы турында да онытмаска кирәк.
Җир-Анабызның киләчәге, аның язмышы турында фикер йөрткәндә, әлбәттә, климат үзгәрүенең планетага зур йогынты ясавын билгеләргә кирәк. Немец галимнәре фаразлары буенча, мәсәлән, ХХI гасырның 80нче елларына планетадагы уртача һава температурасы әлегедән 6-8 градуска югарырак булачак дип көтелә. Ә узган гасыр дәвамында ул нибары 1,5 градуска арткан иде. Димәк, якынча исәпләүләр буенча, һәр ун ел саен һава температурасы бер градуска күтәрелә барачак. Ә бу Төньяк Африка чүллекләре Европаның көньяк-көнбатыш чигенә кадәр киңәячәк, ә Скандинавия илләренең дымга сусаган дәүләтләр исемлеген тулыландыруы ихтимал, дигән сүз.
Русиядә Халыкара Җир көне 1992 елдан башлап һәр елны 15 апрельдән 5 июльгә кадәр үткәрелүче экологик хәвефләрдән саклану көннәре кысаларында билгеләнә. Бу көннәрдә теләгән һәркем үзләре яшәгән төбәк, урам һәм ихаталарны төзекләндерү һәм яшелләндерү чараларында катнаша ала.
Билгеле, Җир – кешелек дөньясының яшәү чыганагы да. Шуңа да, беренче чиратта, табигать байлыкларын Җир-Анабызга артык зыян китермичә табу, шулай ук, яшеллекне, чәчүлекләрне дөрес файдалану, эчәр су һәм һавабызны агулаудан саклауга бәйле җитди тәкъдим-бәхәсләр соңгы чирек гасыр дәвамында тагын да көчәйде. Һәм шуның өчен дә әлеге дата, кайсы илдә үткәрелүенә карамастан, бер үк максатны күз уңында тота. Җир – планетада яшәүче барлык халыкларның да уртак йорты һәм аның иминлеген тәэмин итүдә һәркем катнашырга, кулыннан килгәнчә теләктәшлек күрсәтергә бурычлы.
Халыкара Җир көне һәр илдә үзенчәлекле билгеләнүе белән дә кызыклы. Төрле милләт кешеләре бәйрәм чараларын үзләренең милли традицияләре, гореф-гадәтләре үрнәкләре белән баета.
Белешмә. Әлеге вакытта дөньяның 180гә якын дәүләте Җир көнен үзләренең рәсми бәйрәме кебек кабул иткән. Бу көнне аларда планетаны саклауга юнәлтелгән дәүләт дәрәҗәсендәге чаралар уза.
Җирдәге тереклек экологик факторларга да бәйле. Аның иң хәвефлесе – корылык. Планетада глобаль җылыну дәвам итә. Русиядә корылыктан, нигездә, илнең Европа өлеше төбәкләре күбрәк зыян күрәчәк, дигән фаразлар бар. Әмма без, Көнбатыш Европа илләре белән чагыштырганда, күпкә отышлырак хәлдә. Хәвефле климатик үзгәрешләрнең сәбәбе нәрсәдә соң, дигәндә, аны техноген факторларга гына бәйләргә ярамый. Билгеле бер дәрәҗәдә космик циклның да роле зур.
Шул ук вакытта планета халкының да Җир язмышына битарафлыгы, хәтта ки аңлы рәвештә зыян салуы шушы хәвефне тагын да көчәйтә. Мәсәлән, АКШның сәнәгать объектлары һәм транспорт чаралары “яндырган” кислород күләме бу илдәге барлык үсемлек дөньясы “җитештергән”нән дә күбрәк килеп чыга. Әйтергә кирәк, Көнбатыш Европа да Африка һәм Русия Федерациясе “җибәргән” кислородтан файдалана. Ләкин биредә дә планетаны экологик һәлакәттән саклау һәм кисәтү буенча ниндидер нәтиҗәле чаралар күрелми диярлек. Мондый ваемсызлык Җир-анабызда “парник эффекты” хәвефен тагын да көчәйтә.
Планетаның иминлегенә зур куркыныч тудырган төп сәбәпләрнең берсе – әлбәттә, космик фактор. Русия Фәннәр академиясенең Экологик геология институты директоры, академик Виктор Осипов (тумышы белән Башкортстанның Дуван районыннан) берничә ел элек үк планетада тектоник күчешнең көчәя баруы турында язып чыккан иде. Әгәр бу хәл дәвам итсә, һәлакәтнең дөнья күләмендә азык-төлек җитештерүгә зур зыян салуы ихтимал, дигән фикерне әйтте ул.
Белешмә. 2040 елга планетада яшәүчеләр санының 10 миллиард кешегә җитүе фаразлана. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, 2025 елда дөньяда ачлыктан җәфаланучылар саны 739 миллион кеше тәшкил иткән. Бу – планетада яшәүче халыкның 9,1 проценты. Бөтендөнья Азык-төлек оешмасы экспертлары климатның глобаль үзгәрүе һәм соңгы берничә ел илләр арасында дәвам иткән сугышлар нәтиҗәсендә ачлыктан интегүчеләр санының тагын да артачагын фаразлый.
Мәгълүм булуынча, ил башлыгы Владимир Путинның якын киләчәктә ашлык экспортын 20-25 миллион тоннага җиткерү бурычын билгеләве дә әлеге дөнья күләмендәге глобаль проблеманы хәл итүгә юнәлтелә.
Башкортстанда ашлык җитештерүне арытаба арттыру өчен җир ресурслары бар. Мәсәлән, исәпләүләр буенча, 1 миллион гектар чамасы сөренте җирне әйләнешкә кертү мөмкинлеге мәгълүм. Бу ел саен өстәмә рәвештә 1-2 миллион тонна ашлык җыеп алу мөмкинлеге дигән сүз.
Соңгы елларда галимнәр, тотрыксыз һава һәм климат үзгәрешләре белән бәйле шартларда җирне нәтиҗәле файдалану, уңыш алуны арттыруны тәэмин итүче фәнни тәкъдимнәр әзерләде.
Әйтергә кирәк, галимнәр җир эшкәртү системасын интенсивлаштыруда яңа авыл хуҗалыгы культураларын чәчү әйләнешенә кертү, яңа сортлар булдыру һәм аларны яңарту, авыл хуҗалыгы культураларын хәвефле табигый факторлардан саклауда биоэффекторлар куллану кебек юнәлешләргә аеруча игътибар бирергә кирәк, дигән фикердә. Билгеле, бу проблема, беренче чиратта, республика җитәкчелеге тарафыннан аграр галимнәр, белгечләр һәм хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә тикшерелеп хәл ителергә тиеш.
Халыкара Җир көнендә без планета өслеге, аны саклау проблемалары турында уйланырга, фикер-тәкъдимнәр белән уртаклашырга гына түгел, туфрак ресурслары, аңа сакчыл караш тәрбияләү мәсьәләләрен дә онытмаска тиеш. Бу турыда Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, биология фәннәре докторы, профессор, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Фәнгать Хаҗиев үзенең бер хезмәтендә болай дип язган:
“Халыкта җирне (туфракны) анага булган мәхәббәт белән тиңлиләр. Ягъни,аның әхлакый ягы да бар. Чөнки туфракны кешеләр һәрвакыт куллану чыганагы буларак кына кабул итә икән, монысы үзеңнең киләчәгең тамырына әкрен генә балта белән чабуга тиң. Миңа бервакыт Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең чыгышын тыңларга туры килгән иде. Аның: “Җан эрозиясе туфрак эрозиясен тудыра” дигән тирән һәм фәлсәфи эчтәлекле сүзләре хәтердә калды. Бөек шагыйрь мең мәртәбә хаклы. Туфракны тере организм кебек кабул итү кешедә бала чактан ук тәрбияләнергә тиеш. Мәктәп программаларында, балалар учреждениеләрендә, кызганычка каршы, туфракның әһәмияте, аның яшәү чыганагы булуы турында төпле генә әйтелми дә.
Туфракка мөнәсәбәт тамырдан үзгәрергә тиеш. Кешелекнең аңа җитәрлек игътибар бирмәве галимнәрдә зур борчылу тудыра. Җир-Анабызны – Милли байлыгыбызны – туфракны саклау мәсьәләләрендә кешеләрнең карашын үзгәртү таләп ителә”.
Соңгы елларда республиканың аграр галимнәре җир эшкәртү, аны нәтиҗәле файдалану, яңа технологияләр һәм сортлар куллану юнәлешләре буенча җитди тәкъдимнәр әзерләде. Әмма аны гамәли яктан тормышка ашырырдай белгечләр җитешмәве сизелә. Форсаттан файдаланып, шуны да билгеләргә кирәк: “Башкортстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерү” программасы бүгенге яңа сәяси-икътисади шартларда берникадәр үзгәрешләр кертүне таләп итә. Документта, белгечләр фикеренчә җитештерүгә климат үзгәрешләренең йогынтысы тиешле дәрәҗәдә исәпкә алынмаган. Әлеге үзенчәлекне программага яңа методологик нигездә кертергә кирәк.
Бүген, Җир-анабызның язмышы, тирә-як мохит сафлыгы, экология проблемалары турында сүз алып барганда, климатның глобаль җылынуы белән беррәттән, планета кешеләренең дә җаваплылыгы мөһим булуын билгеләргә кирәк. Билгеле, алар тәгаен дәүләтләр җаваплылыгына гына түгел, ә үз эшчәнлеге белән тәгаен экологиягә, климатка йогынты ясаучы кешеләргә дә бәйле.
Тарихи белешмә. Климат үзгәрүе күпме дәвам итәргә мөмкин? Ерак тарихка күз ташласак, борынгы Рим империясенең чәчәк атуы безнең эрага кадәр 250 елдан башланып, безнең эраның 400нче елларына кадәр дәвам иткән җылы климат чорына туры килгән. Шушы чорда Британиядә виноград плантацияләренең зур уңыш бирүе теркәлгән. Көнбатыш Европада салкынлык XVI-XVIII гасырларда күзәтелгән.
Русиянең Европа өлешендә климат җылыну VIII гасырның икенче яртысыннан ХIII гасыр ахырына кадәр барган. Күренүенчә, климат үзгәрешләре өч гасырдан алты гасырга кадәр дәвам иткән. Шул ук вакытта, һава торышының кискен дәрәҗәдә кинәт үзгәрүе турында мәгълүматлар теркәлмәгән. Әмма кешелек тарихында шундый чор булуы да билгеле: моннан 120-150 мең еллар элек Русиянең Себер киңлекләрендә җылы саванна күзәтелгән, һәм бу чор 100 мең ел чамасы элек тәмамланган. Димәк, климатның кинәт һәм көтмәгәндә үзгәреп китүе һәм аның зур куркыныч тудыруы турында мәгълүматлар әлегә юк. Ләкин, соңгы елларда Җир-анабызның язмышы табигый факторларга караганда кешеләр эшчәнлегенә күбрәк бәйле булуын онытмасак иде.
“Росреестр”ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт җир күзәтүе һәм мониторингы бүлеге мәгълүматларына караганда, Башкортстанның җир фонды 14294,7 мең гектар тәшкил итә. Иң зур мәйданны авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр били. Әлеге категориядәге иң зур җирләргә Баймак (339,1 мең гектар), Хәйбулла (336,6 мең гектар) һәм Әбҗәлил районнары (223,5 мең гектар) ия. Ә Дәүләкән, Стәрлетамак, Куергазы, Благовар районнарында авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр алардагы гомум мәйданнарның 86 процентыннан артыгын тәшкил итә.
Башкортстанның аеруча сакланыштагы җирләре дә бихисап һәм алар республиканың гына түгел, ә илебезнең табигый байлыгы булып тора. Аларны, нигездә, “Башкортстан милли паркы” федераль дәүләт учреждениесе берләштерә.
Дәүләт җир исәбен алу предприятиесе белешмәсеннән күренүенчә, республика җир фондының 0,4 проценты сазлыкларга туры килә. Аларның иң зурлары – Учалы, Краснокама, Кушнаренко һәм Бөре районнарында.
Белешмә. Республиканың шәһәр һәм поселоклары биләгән җир мәйданы 220 мең гектарга якынлаша. Халык яшәгән авыллар карамагындагы мәйданнар – 416 мең гектар чамасы.
Әйтергә кирәк, һәр елны агач утырту айлыгы иртә яздан ук Хөкүмәт дәрәҗәсендә карала. Урман хуҗалыгы министрлыгы Җир көне уңаеннан башкарылган чаралар кысаларында Башкортстан биләмәләрендә агач утырту буенча “Яшел атналык”лар оештыра. Тармак министры Марат Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, мәсәлән, узган елда урман культуралары сезоны йомгаклары буенча урманнарны кисү һәм яңадан тергезү балансы 104 процент тәшкил иткән.
Гомумән алганда, урманнарны тергезү эшләре 14 мең гектардан артык мәйданда башкарылган, 13,4 мең гектарда киселгән булган.
– Бу стратегик эшчәнлек урман үсентеләрен тергезүгә генә түгел, ә урман ресурсларыннан тотрыклы файдалануны тәэмин итеп, төбәкнең экологик балансын ныгытуга да ярдәм итә, – ди министр.
Урман ведомствосы башлыгы ассызыклавынча, урманнарны тергезү эшләрен вакытында һәм нәтиҗәле башкару өчен сыйфатлы утырту материалы бик мөһим. 2025 елда, әйтик, Башкортстан урманчылары 48,5 миллион төптән артык яшь үсенте үстергән, шуның 3,6 миллионын – ябык тамыр системасы буенча.
– Республикада ел саен һәм берничә тапкыр үткәрелүче экологик өмәләр һәм агач утырту айлыклары башкортстанлыларның Җир-Анага, туган як табигатенә булган яхшы, тәрбияле карашын күрсәтә. Бу максатларда безнең урман хуҗалыкларында ябык тамыр системалы утырту материалы үстерү өчен 66 теплица һәм ачык грунттагы 65 урман питомнигы эшли. Киләсе елда без җитештерү куәтен арттырырга һәм алдынгы технологик җайланмалар белән җиһазландырылган заманча теплица комплексы төзергә планлаштырабыз, ул елына ябык тамыр системалы 1,2 миллионга кадәр яшь үсенте үстерү мөмкинлеге бирә, – ди Марат Шәрәфетдинов.
Олег Төхвәтуллин.
Фотолар Интернет челтәреннән.