Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

ШАГЫЙРЬ КОЛМӨХӘММӘДКӘ БӘЙЛЕ ЯҢА ТАБЫШ

Белгәнебезчә, археографик экспедицияләр барышында татар әдәбияты тарихына яңа исемнәр өстәлә яки билгеле булган әдипләрнең яңа әсәрләре ачыклана, яңа мәгълүматлар билгеле була. 2013 елда Мамадыш районына оештырылган археографик экспедициядә катнашып, безнең тарафтан да кызыклы материаллар ачыкланды. Шуларның берсе – Түбән Ушма авылында табылган кулъязма китап кыйммәтле табышлардан саналырга хаклы, чөнки шагыйрь Колмөхәммәднең (1777 – 1849) “Әйкыйз тәрҗемәсе” әсәрен үз эченә алган. Колмөхәммәд бине Солтанбәк шәхесенә килгәндә, ул XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башында яшәп иҗат иткән татар шагыйре буларак билгеле. Колмөхәммәд Эстәрлетамак өязе Карамалы саласыннан булып, дини гыйлем алу максатыннан Казан артына килгән һәм дамелла Мөхәммәдрәхим бине Йосыф әл-Ашытиның хәзерге Арча районы Иске Ашыт авылында урнашкан мәдрәсәсендә укыган. 1802 – 1803 елларда Югары Ушма морзалары Колмөхәммәдне чакыртып, үз салаларында имам-хатыйп һәм мөдәррис вазыйфасын үтәү өчен калуын сораганнар. Шуннан соң у

Белгәнебезчә, археографик экспедицияләр барышында татар әдәбияты тарихына яңа исемнәр өстәлә яки билгеле булган әдипләрнең яңа әсәрләре ачыклана, яңа мәгълүматлар билгеле була.

2013 елда Мамадыш районына оештырылган археографик экспедициядә катнашып, безнең тарафтан да кызыклы материаллар ачыкланды. Шуларның берсе – Түбән Ушма авылында табылган кулъязма китап кыйммәтле табышлардан саналырга хаклы, чөнки шагыйрь Колмөхәммәднең (1777 – 1849) “Әйкыйз тәрҗемәсе” әсәрен үз эченә алган.

Колмөхәммәд бине Солтанбәк шәхесенә килгәндә, ул XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башында яшәп иҗат иткән татар шагыйре буларак билгеле. Колмөхәммәд Эстәрлетамак өязе Карамалы саласыннан булып, дини гыйлем алу максатыннан Казан артына килгән һәм дамелла Мөхәммәдрәхим бине Йосыф әл-Ашытиның хәзерге Арча районы Иске Ашыт авылында урнашкан мәдрәсәсендә укыган. 1802 – 1803 елларда Югары Ушма морзалары Колмөхәммәдне чакыртып, үз салаларында имам-хатыйп һәм мөдәррис вазыйфасын үтәү өчен калуын сораганнар. Шуннан соң ул, шунда яшәп калып, мулла булып торган, шәкертләр тәрбияләгән. 1830 елгы янгыннан соң Колмөхәммәд кире үз ватанына китәргә карар кылган (шунда вафат булганлыгы кабер ташыннан билгеле), үзенең урынында Югары Ушмада улы Мөхәммәдсафа калган һәм вафат булганчы биредә яшәгән (кабере мәгълүм).

Аның турында иң беренчеләрдән булып күренекле галим М. Әхмәтҗанов язып чыккан. Шуннан соң гына аның исеме әдәбиятка кертелеп, “Татар әдәбияты тарихы” һәм “Татар поэзиясе антологиясе” китапларында мәгълүмат бирелгән. Әдип иҗаты һәм әсәрләренең теле буенча Г. Зәйниева тарафыннан кандидатлык диссертациясе якланган һәм шуның нигезендә саллы монография язылган. Колмөхәммәд бине Солтанбәкнең бөтен әсәрләре диярлек археографик экспедицияләр вакытында күбесе М. Әхмәтҗанов, кайберләре Р. Әхмәтов, А. Фәтхи, М. Нигъмәтҗанов тарафыннан Балтач, Кукмара, Саба, Арча һәм Актаныш якларында табылган.

Әйткәнебезчә, “Әйкыйз тәрҗемәсе” әсәренең тексты фәнни хезмәтләрдә бөтенләй телгә алынмый, аның табылуы хакында моңарчы мәгълүм түгел иде. Табылган китаптагы язмалардан аңлашылганча, аны әдип 1812 елның 15 мартында гарәп теленнән иҗади тәрҗемә итеп язган, чөнки, автор белдерүенчә, бу әсәрне гарәп телендә дамелла Юныс әл-Юнани әл-Газзали исемле кеше иҗат иткән булган. Кызганычка каршы, бу шәхес хакында без бернинди мәгълүмат таба алмадык.

Колмөхәммәднең “Әйкыйз тәрҗемәсе” әсәрен әдипнең оныгы Нигъмәтулла бине мулла Мөхәммәдсафа Солтанбәков, үзенең кызы Бибисара укысын өчен, 1902 елның 14 ноябрендә күчереп язган булган. Күчерүче 1841 елда хәзерге Мамадыш районы Югары Ушмы авылында туган, шул салада имам вазыйфаларын башкарган, ташка язулар һәм бизәкләр төшерү белән шөгыльләнгән, шулай ук үзе дә шигырьләр иҗат иткән, бабасы Колмөхәммәднең бөтен әсәрләрен диярлек күчереп язган. Үзенең кабер ташыннан аңлашылганча, Нигъмәтулла хәзрәт, 1890 елларда аяксыз калып, 1928 елның 28 декабрендә 88 яшендә вафат булган.

Колмөхәммәд әсәре
Колмөхәммәд әсәре

Табылган кулъязма китапның үлчәмнәре: 17х10,5, текстының үлчәмнәре: 12,5х8. Кәгазе Русиядә җитештерелгән, су билгеләре юк. Һәр биттә 10 юл. Тексты имән кайрысыннан эшләнгән каралар белән бик матур, пөхтә итеп нәстәгълик язу ысулында язылган. Диакритикасы да бар, ягъни хәрефләр өстенә киноварь белән гарәп хәрәкәләре куелган, бу исә, үз чиратында, әсәрне укырга уңайлы итә. Пагинациясе күчерүче тарафыннан гарәп саннары белән куелган. Китап чагыштырмача яхшы сакланса да, кайбер битләре ертылып алынган, бераз сары, кызыл таплары бар. Шунысы кызыклы: 115 нче битенә зур тимер энә яки без кадалып куелган. Бу, бәлки, энәне саклап тоту өчен болай гына эшләнгән яки ниндидер бер ырым да булырга мөмкин. Шактый күп вакыт узганга ул инде яртылаш күгәргән. Китапта, әлеге әсәрдән тыш, көйләп уку өчен “Бәдәвам”, “Көйле иман”, “Көйле намаз” һ.б. шундый дини әсәрләр күп китерелгән, шулай ук прозадан “Тәгъбирнамә” хезмәте урын алган.

Гарәп дөньясында “Әйкыйз” (“Уян”) әсәре бик популяр касыйдә булып санала. Шул сүздән башланып киткән өчен аны шартлы рәвештә “Әйкыйз” дип атаганнар. Шулай ук аны “Нәсаих мәнзумә” (“Шигъри нәсыйхәтләр”) дип тә атаганнар. Татарларда да ул инкыйлабка кадәрге чорда кат-кат күчерелгән, халык арасында бик популяр булган. Мәсәлән, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә генә аның дистәгә якын кулъязма күчермәләре саклана. Ул түбәндәгечә башланып китә:

ايقظ جفونك يا مسكين من سنة و انظر بعقلك ما فى الارض عبر

“Нигъмәтулла Солтанбәков әсәрләре” китабында Р. Мәрданов әсәрнең исемен “Иказ тәрҗемәсе” дип ялгыш куйган. Чынлыкта исә, бу сүз “Әйкыйз” дип укыла. Әлеге әсәр бары тик гарәп телендә генә билгеле, тәрҗемәләре бик очрамый иде. Очраса да, андый әсәрләрнең, гадәттә, башындагы берничә юлы гына тәрҗемә ителгән була. Колмөхәммәд исә әлеге әсәрне тулысынча тәрҗемә итеп чыккан, рифмалары бик төзек рәвештә туры китерелеп, профессиональ эшләнелгән. Бу әсәрнең гарәпчә варианты кыска булса да, татар шагыйре аны тулыландырып, тәрҗемә белән генә чикләнмичә, шул әсәрне, үзенчә дәвам иттереп, бик зур күләмле итеп язган. Әсәр түбәндәгечә башланып китә:

“Күзеңне ач гафләт уйкусындан бихәбәр,

Ничәйә дигән йөрүрсән бу гыйбрадә бигабәр.

Күзең ачкыл гафләт нәумдән әй әхый,

Гыйбрәт алгыл йир йөзендән сән дәхи.

Үзеңне белүб халикыңны бел дәхи,

Юк идең, сәне бар кыйлды ул Хәй.

Йир йөзендә барча шәйләр барлыгы

Әсәр улды ул мөәссәр барлыгы”.

Хәзерге телгә тәрҗемәсе:

“Күзеңне ач гафләт йокысыннан, белемсез,

Күпме йөрерсең бу тузанда тузансыз?!

Күзеңне ач гафләт йокысыннан, әй кардәшем,

Гыйбрәт ал җир йөзеннән син тагын.

Үзеңне белеп, Бар итүчеңне бел тагын,

Юк идең – сине бар итте ул Тере [Аллаһ].

Җир йөзендә барча нәрсәләр барлыгы

Билге булды ул Тәэсир итүче барлыгына”.

“Әйкыйз тәрҗемәсе” әсәре тулаем үгет-нәсыйхәткә корылган. Автор ислам динен, укучыны ваемсызлык йокысыннан уянып, тик бер Аллаһка гыйбадәт кылырга, тормышның вакытлыча икәнен онытмыйча, үлемгә әзерләнергә, изге гамәлләр кылырга, дөньяга алданмаска, байлыкка кызыкмаска чакыра.

Әсәрдән тагын бер өзек китереп узыйк:

“Йир йөзендә ничә төрле гыйбрәтләр вардыр сиңа,

Ач күзеңне гыйбрәтилә нәзарыңны сал аңа.

Наим ирүр гафләтилә адәм углы дөньяда,

Уйгануы ул гафләтдин бәгъдәл-бәгыс гокбада”.

Хәзерге телгә тәрҗемәсе:

“Җир йөзендә ничә төрле гыйбрәтләр бар сиңа,

Ач күзеңне, гыйбрәт белән карашыңны сал аңа.

Йоклар гафләт белән адәм углы дөньяда,

Уяануы ул гафләттән – үлгәннән соң терелеп чыккач, ахирәттә”.

Күргәнебезчә, шагыйрь Колмөхәммәд иҗатына караган мәгълүматлар һаман да табылып тора. Аның мирасы соңгы еллардагы экспедицияләр нәтиҗәсендә тагын да тулыланып, яңа әсәрләре табылып тора. Алга таба да, әдип яки аның туганнары яшәгән җирләрдә археографик материаллар эзләүне дәвам итү, ачыкланган әсәрләрне тәфсилләп өйрәнү зарур.

Айдар Гайнетдинов