Акыл сөеп, акыл өләште
Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим белән бер очрашу тарихы
1938 елдан башлап Мостай Кәрим Уфада яши башлый. Шунда ук гомерлек сөйгән яры һәм булачак тормыш юлдашы Рауза исемле чибәр кыз белән таныша. Башкортстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә, 1939-41 елларда аның эшендә актив катнаша. Соңрак СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. Дуслары да, иҗади мөмкинлекләре дә арта бара. Келәштә туып үскән талантлы авыл егетенә Галимов Сәләм, Баязит Бикбай, Рәшит Нигъмәти кебек өлкән иҗатчылар югары бәһа һәм киңәшләр бирәләр.
Тәүге елларда аларның иҗади тәэсире дә Мостай Кәримнең олуг шәхес һәм иҗатчы булып формалашуына көчле йогынты ясый. Яшь Мостай балачагыннан ук Хәсән Туфан шигырьләрен бик яратып укый, хәтта аңа охшатып язып та карый, ләкин Туфанча килеп чыкмый. “Иҗатта һәркемнең үз юлы булырга тиеш”, – дигән гади фикергә килә. “Әдәбиятка һичкемне җитәкләп китермиләр, иҗатчы булырга теләүче кеше үз аяклары белән килергә тиеш”, – дигән уй да шул елларда туа үзендә. Ә 1951 елдан ул үзе Башкортстан Язучылар берлеген җитәкли һәм яшь талантларга үтә игътибарлы, ярдәмчел булуын исбат итә.
Сугышка кадәр ул педагогия институтының башкорт теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый, берничә китап чыгарырга өлгерә. СССР Язучылар берлеге ярдәмендә шагыйрь Михаил Дудин белән хезмәттәшлек итә. Күп кенә шигырьләрен һәм поэмаларын да урыс теленә тәрҗемә итә бу күренекле шагыйрь. Шул рәвешле илебездә танылган һәм хөрмәтле шагыйрьләрнең берсенә әверелә Мостай Кәрим.
Гәпләшкән саен олуг шагыйрьгә сорауларыбыз арта торды. Без аңардан иҗатчы дуслары, каләмдәшләре турында сөйләвен үтендек. Баксаң, алар арасында үзеннән бик күпкә олылар да, бик күпкә кечеләр дә – Галимов Сәләмнән алып Равил Бикбаев һәм Кадим Аралбайга кадәр – бар икән: Баязит Бикбай, Сәйфи Кудаш, Сәгыйть Агиш, Кадир Даян, Давыт Юлтый, Муса Гали, Әнгам Атнабаев, Динис Бүләков, Тимер Йосыпов, Ирек Кинҗәбулатов, Әсхәл Әхмәт-Хуҗа, Сафуан Әлибай, Кайсын Кулиев, Рәсүл Гамзатов. Чыңгыз Айтматов, Александр Твардовский, Константин Симонов, Михаил Дудин, Давид Кугультинов, Яков Ухсай, Гариф Ахунов, Хәсән Туфан, Ренат Харис, Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Абдулла Әхмәт, Риза Ишморат – бик озын исемлек. Тик бу исемлектә чын дуслары, җан дуслары азрак кебек, чөнки Мостай Кәрим дусларына да, каләмдәшләренә дә бик таләпчән һәм нәзберек иде.
Ләкин һәрберсенә, каләм тибрәтеп әдәби мохиткә яңа килгән яшьләргә үтә мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел булды, алар турында хәстәрлек күрде. Әйтерсең, аның нечкә күңеле бөтен кешелек дөньясын сыйдырырлык киң, иркен! Баязит Бикбай, Сәгыйть Агиш үз дусларын, яшь һәм дәрәҗә аермасына карамыйча, иҗади тиңдәшлек, охшаш фикердәшлек, намуслылык, тугрылык нигезендә, җан һәм күңел якын күргәннәр, шатлыкларны уртаклаша алырлык, авыр чакларда таянырлык ышанычлы кешеләр арасыннан сайлаганнар һәм яшь Мостайга да шушы үрнәкне мирас итеп калдырганнар. Ә инде шагыйрь үз дусларына гомер бакый тугры калып, һичкайчан хыянәт итмәгән.
Аларның күбесе Мостай Кәримнең күз алдында дөнья белән хушлашканнар, шагыйребез йөрәгендә гомерлек сагыш калдырганнар. Галимов Сәләм, Баязит Бикбай, Сәгыйть Агиш, Хәсән Туфан, Александр Твардовский, Константин Симонов, Рәсүл Гамзатов, Рәми Гарипов, Миәссәр Басыров, Яков Ухсай, Гыйлемдар Рамазанов, Наҗар Нәҗми, Муса Гали... Шуларның икесе – Галимов Сәләм һәм Рәми Гарипов – бик кыска гомерле булдылар. Беренчесенең иҗади гомере бары ун гына ел булса, икенчесенең бөтен гомере нибары утыз еллар чамасы гына.
“Ә шулай да ут һәм җыр бөркеп торган ике йөрәк, – диде Мостай, – җиребезгә, халкыбызга күпме нур, күпме моң калдырырга өлгерде. Иҗатлары васыятькә әйләнде. Бу инде – олы шагыйрьләр язмышы. Гомер ике килми, диләр. Әмма чын иҗатчының гомере икәү була. Үзләре китсә дә, алар әдәбиятта, халкыбызда яши. Киткәннәрне кире кайтарып булмый, әмма юксынулар, сагынулар, сагышлар һәм үкенүләр, әрнүләр йөрәктә кала”. Шулай диде дә, шагыйребез озак уйланып утырды.
Ә үзеннән күпкә яшьрәк, бала чагы сугыш елларына туры килгән язучы дусларына багышлап әдибебез әңгәмәне болайрак башлады:
– Тәпи баскач та адым саен ач-ялангачлыкка, юлыккан бәлаләргә, кайгыларга төртелеп абына килгән буынның арытаба каты бәгырьле, рәхимсез булып үсүе дә ихтимал иде бит. Юк, алай булмады. Алар нечкә күңелле, нык рухлы, аек карашлы булып, ирләр корына керделәр. Тәү баштан ук заман һәм замандашларының тын алышын, йөрәк тибешен чагылдырып, иҗат дөньясына үтеп керделәр. Бу җәһәттән мин Әнгам Атнабаев, Марат Кәримов, Рафаэль Сафин, Равил Бикбаев, Тимер Йосыпов, Ирек Кинҗәбулатов, Әсхәл Әхмәт-Хуҗа, Кадим Аралбай, Сафуан Әлибай, Рәис Низамов, Шакир Янбаев исемнәрен беренче чиратта күз алдымда тотам, – диде, алар турында мактаулы сүзләр сөйләде.
“Дала суларының бозын имеп, җиренең тозын ялап”, “үзе – басу, үзе – сабанчы” булып шигъриятебезгә килеп кергән Равил Бикбаев иҗатының “тамырлары тирән, киң, кәүсәсе нык, куәтле, таҗы югары, күркәм” икәнен аңлатты.
Ә Кадим Аралбай сугышта үлгән атасының гармун моңын эзләп, юллап, үзенең “Солдат гармуны” исемле шигыре белән башкорт әдәбиятына килеп керде һәм шул моңны үз буынының сагышлы җырына әйләндерде. Аның тумыштан бирелгән үз моңы, үз җыры көчәйгәннән-көчәя бара һәм барыр. Башкорт әдәбиятының киләчәге өметле”, – дип йомгак ясады әңгәмәдәшебез.
Мостай Кәрим сугышка кадәр ук яхшы драма әсәрләре язу турында хыяллана. 1936 елда пединститутта укыганда Башкорт драма театрына барып, беренче тапкыр Фәтхи Бурнаш пьесасы буенча “Яшь йөрәкләр” спектаклен карый. Сәхнәдә “баһадир гәүдәле, көр тавышлы Арыслан Мөбәрәков белән искиткеч чибәр, зифа буйлы, сихри моң булып яңгыраган тавышлы Зәйтүнә Бикбулатованы-Хәйретдин белән Сәрбине” күреп хәйран кала. Менә шушы соклангыч тамашадан соң яшь Мостай театрга гашыйк була, театр аны “сихерли”. Ә төгәл ун елдан, сугыштан соң, 1947 елда шул ук сәхнәдә аның “Туй дәвам итә” дигән тәүге пьесасы куела. Бер-бер артлы сәхнә әсәрләре “Ялгыз каен”, “Ай тотылган төндә”, “Җырланмаган җыр”, “Ташлама утны, Прометей”, “Салават” һәм тагын күп кенә сәхнә әсәрләре Башкорт драма театрында куела. Төп рольләрне театрның “өч киты” – Арслан Мөбәрәков, Рим Сыртланов, Хөсәен Кудашев башкаралар һәм тамашачыларны таң калдыралар. Ә шушы “Өч кит” Мостай Кәримнең иң якын дусларына әверәлә. Артист дуслары аша күренекле композиторлар, җырчылар белән аралаша. Алар Мостай Кәримнең шигъри сүзләрен моңга салып, халкыбыз күңелен юата, шатландыра, канатландыра, дәртләндерә, яктырта, рухын күтәрә, баета. Композиторлардан – Заһир Исмәгыйлев, Рәүф Мортазин, Нариман Сабитов, Сара Садыйкова, җырчылардан – Гомәр Әбделманов, Хәйдәр Бигичев, Радик Гәрәев, Мәгафур Хисмәтуллин, Газиз Әлмөхәммәтов, Хәбир Әхмәтов, курайчы Юлай Гайнетдинов Мостай Кәримнең иң якын моңлы дуслары булалар. Мостай Кәримнең үз рухы, үз күңеле моң белән тулы булса да, шуларны җыр итеп тышка чыгарырлык табигый тавыш булмый үзендә. “Тик, нишлисең, Тәңребез бирмәгән, – диде Мостай – яшь шагыйребез Кадим Аралбай әйткәнчә “җырга мөмкин әле өйрәтергә, моңга гына булмый өйрәтеп”. Ә шулай да ул үзенең илһамлы таланты белән йөрәк-бәгыре тулы үз моңнарын бөтен гомере буе Башкортстан һәм Туган илебез халкына мул өләште.
– Җырларны мин, – диде шагыйрь, – балачактан яраттым. Гомер буе җыр минем җанымны тетрәтте, зиһенемне дәвалады, дәртләремә, сагышларыма үлчәү булды, моңсу булган көннәремдә таяныч, якты көннәремдә юаныч-куаныч өстәде. Бик күп җырчыларны тыңладым мин, әмма җыр балачагымда чибәр Зөбәрҗәт кодачам авазыннан башланды. Ул керфегеннән “нурлар тамызып”, “бөдрә бәрәчкәем” дип башымнан сыйпап “Ашказар”ны җырлады. Зөбәрҗәт кодачам үзе иртә дөнья белән хушлашты, әмма аның моңлы авазы мәңгелеккә йөрәгемә уелды. Күңелем мәңгелеккә кабул иткән икенче җырны, “Роз-Мари”ны, савыгып Горький шәһәре госпиталеннән Мәскәү аша тагын фронтка киткәндә поездда бер солдат авызыннан ишеттем. Ул мине әсир итеп, зәңгәр күкле ерак далаларыма алып китте, чишмәләремнең чылтыравын кабатлады, кошларымны сайратты, мине көтеп зарыккан кәләшем Раузам белән кавыштырды, күңелемне айкады, йөрәк-бәгыремне тетрәтте. Тетрәтте дә мәңгелеккә хәтергә уелды. Күңелемдә шул билгесез солдатның моңы һаман яши.
Әйткәнемчә, сугыштан мин имгәнеп, өстәвенә, үпкә чиренә сабышып кайткач, 1950 елда яшьлек дустым Мөхәммәт Хәйдәров Урал аръягындагы Өрген күленә, кымыз эчеп дәваланырга Рауза белән икебезне кунакка чакырды. Атна-ун көн үтүгә тыным иркенәеп, тез буыннарым ныгып китте. Бер көнне кичке җиләстә тәвәккәлләп Бирге тауга мендек. Рауза түбәгә алданрак менеп, җан тетрәткеч нечкә, илаһи моң белән “Бейеш”не җырлады. Әүвәлрәк елларда бу җырны Әсма Шәйморатова башкаруында ишеткәнем бар иде. Күңелгә ятышлы, матур озын көй. Әмма Раузамның җырлавы тик минем өчен иде һәм ул гомерлеккә тик минеке булып калды.
Дүртенчесе – 1970 елда Украинада Муса Гали җырлаган “Азамат”, бишенчесе Кадим Аралбай җырлаган “Каһым түрә” булды. Бишесе дә минем сизгер күңелемә мәңгелеккә кереп, йөрәк-бәгыремә уелып, үземнеке булып калдылар, – диде. Шунда җыр-моңга һәвәс туганыбыз Давис Җиһангиров табындашлар фатыйхасы белән “Азамат”ны җырлап җибәрде. Мостай Кәрим сокланып тыңлады да: “Тавышың бик моңлы икән, дустым”, – дип елмайды.
Без саф һавага чыктык. Болытлар таралган, күк йөзе чалт аяз. Бихисап йолдызлар кырмыска иләве кебек иксез-чиксез биеклектә җемелдәшә, гәпләшә, серләшә кебек. Талгын гына салкынчарак көзге җил исә. Сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә без Әсгать Усманов гаиләсе яшәгән йортка юнәлдек. Юлда ул 1952-56 елларда өч тапкыр эчке тетрәү кичергәне хакында да, 1974 елның май азакларында үткәрелгән әдәбият һәм сәнгать әһелләренең партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре очрашуында булган “сәер табын” турында да, Баязит Бикбайның “тавык кетәге” маҗарасы турында да һәм тагын бихисап вакыйгалар-хикмәтләр турында сүз алып барды. Мәзәкләр дә сөйләп көлешә-көлешә кичләтеп булса да, Усмановлар йорты капкасы төбендә тукталдык. Анда Мостайны көтеп зур табын әзерләгәннәр икән. Шагыйрьнең Балтачка килеп, үзләре белән күрешеп китәрен белгәннәр, күрәсең. Төркемнән аерылмадык, кыстагач без дә үттек. Ачык йөзле, ихлас күңелле хуҗабикә Флюра ханымның тәмле сыйларыннан авыз иттек. Аннан рәхмәтләребезне әйтеп, хушлашып кайтырга чыктык. Фәрдүнә ханымның теге вакыттагы изгелеген хәтерләп, Мостай Кәрим тагын-тагын рәхмәтләр яудырды. Без “яхшы, киң күңелле кешеләр, башкаларның үзләренә кылган изгелекләрен һич кенә дә онытмыйлар шул” дип, олуг әдибебезгә тагын бер сокландык. “Үтенечләрегез юкмы?” – дип тә сорады ул йорт хуҗаларыннан. Икенче көннең иртәсендә Мостай Кәрим – райкомга, ә без мәктәпкә юлландык. Райком янында тукталып, Мостай Кәрим үзе белән бергә бинага керергә чакырды. Ләкин мин, рәхмәт әйтеп, беренче дәресем барлыгына сылтанып, мәктәпкә киттем. Дөресрәге, ул көнне баштагы ике дәресем расписаниедә юк иде. Мин үзем олуг шәхеснең чабуына тузан кебек ябышып, тагылма булып район җитәкчеләренә күренергә кыймадым: – әдәпсезлек санадым. Ул чакта райкомның беренче секретаре булып Гафурҗан Фәтхинур улы Фәтхуллин бик уңышлы эшли иде. Үзе агроном, үзе фән кандидаты, билгеле авыл хуҗалыгы белгече. Бер-ике сәгатьтән соң райкомнан мәктәпкә шалтыраттылар: “Хәзер сезгә олуг кунаклар керә, очрашуга укучыларыгызны әзерләгез!” Ул дәвердә язучыларның халык белән аралашуы гадәти хәл иде. Тамаша залына 8-10нчы сыйныф укучыларын чакырып, урнаштырып, кунакларны аягүрә басып, алкышлап каршы алдык. Мостай Кәрим, Җиһандар Шакиров, райкомның идеология секретаре Сәгыйть Шәфыйков түргә үздылар. Аудиториягә карата кемгә – олыларча, кемгә – балаларча сөйләргә маһир шагыйребез үтә дә күңелле, җанлы әңгәмә оештырды. “Россиянмын” дигән шигырен дә соклангыч матур укыды, күп кенә сорауларга җавап бирде.
Укучыларның берсе күренекле шагыйрьгә дә, тантаналы очрашуда катнашкан галимгә дә очрашу истәлеге итеп китаплар тапшырды. Ул дәвердә китап иң зур бүләкләрдән саналды. Кулларында Мостай Кәримнең үз китабы булганнар олуг иҗатчының автографын да алдылар. Мәктәп директоры Фәнәви Әмирҗанов, райком секретаре Сәгыйть Шәфыйков укучылар һәм укытучылар исеменнән кайнар рәхмәтләрен белдерделәр, тагын-тагын сезнең белән очрашу көтәбез, диделәр. Бөек шагыйрьнең Балтач җиренә килеп укучыларыбызны шатландыруына укытучылар да олы рәхмәтләрен белдерде, тагын килүен үтенде. Каршы алгандагы кебек үк басып, алкышлап зал аларны озатып калды.
Ә без үзебез аларны машинага кадәр озата бардык, бер-беребезгә рәхмәтләр әйтеп, кабат килүләренә өмет итеп, ак бәхетләр һәм иҗади уңышлар теләп калдык.
Корыч ат Уфага юл тотты. Балтач җирендә – аларның эзләре, күгебездә авазлары яңгырап калды, җылы сулышлары, йөрәк тибешләре мәңгелек хәтер булып күңелгә уелды. Тик, ни үкенеч, башкача Мостай Кәрим белән очрашу насыйп булмады. Сирәк-мирәк Җиһандар агай шагыйрьнең сәламнәрен алып кайтып йөрде, соңыннан үзенең эзләре дә суына төште. Еллар бер-бер артлы үтә тордылар: вакытларда юк шул тукталыш. Дөньяда яшәү дә, үлем дә бар: гомер мәңгелеккә бирелмәгән. Вакыт җиткәч, рәхимсез әҗәл әүвәл – сөекле хатыннарын, соңрак бер-бер артлы Җиһандар агайны да, Мостай Кәримне дә фанилыктан бакыйлыкка күчерде. Аларның дәвамы булып балалары калды. Кайчандыр Мостай Кәрим җан дусларын соңгы юлга озатканда: “Гомер бер генә килә”, – диләр, ләкин чын шагыйрьнең гомере ике килә, икенчесе – иҗатында дәвам итә, дигән иде.
Гайнан Әмиринең Мостайга исән чагында һәйкәл куелачагы турындагы фаразы бүгенге көннәрдә чынга ашты: бөек шагыйрьнең сыны башкалабыз Уфа урамында мәңгелек лаеклы урынын тапты. Үз вакытында, башкорт әдәбиятының киләчәге турында уйланып, күп кенә яшь шагыйрьләргә олы бәһа биргән иде бөек әдибебез. Шуларның берсе – Равил Бикбаев – Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим җитәкләгән Язучылар берлегенең рәисе булды. Мостай Кәрим исемләгән яшь язучылар – барысы да танылган һәм хөрмәтле кешеләр, әдәбиятыбызның алтын хәзинәсен тәшкил итәләр.
Димәк, чын-чыннан да республикабыз әдәбияты ышанычлы кулларда. Халкыбызда бөек Мостай Кәримнең иҗади мирасы, рухы яши. Ул безне яхшылыкка, яктылыкка өнди. Иҗади җимешләре һәрбер өйдә өстәл өсте китабы булып яши.
Шундый соклангыч кеше белән берничә сәгать сөйләшеп утыру күңелемдә мәңгелек истәлек булып яши. Аның буй-сыны, акыллы сүзләре, әсәрләре йөрәк-бәгыребезгә, җаныбызга кереп урнашты һәм аны Вакыт кылычы да, заманнарның әче давыллары да җуя алмас. Безнең дә гомер мәңгелек түгел: әҗәл һичкемне, хәтта хакимнәрне дә аямый. Истәлекле вакыйгалар, күргәннәр-кичергәннәр, шатлыклар һәм сагышлар адәм баласы белән бергә бакыйлыкка китә. Шуңа күрә бу истәлек мизгелен балаларым, оныкларым, якташларым өчен язып калдырам. Анда язылганнар барысы да хак, ялганның эзе дә юк. Тик Мостай Кәрим сөйләгәннәрнең барысы да сүзгә-сүз хәтердә сакланмаган, истә калганнарын үз сүзләрем белән яздым. Мостай Кәрим гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗаттан аерылмады: шигырьләр, проза әсәрләре язды. Бөек Тукаебыз әйткәнчә: “Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы? – Күтәрәм мин карт булсам да авыр тауны”, дип, Мостай Кәрим өч авыр йөкне – шигърият, драматургия, прозаны бергә һәм бик уңышлы күтәрде. Өчесендә дә бөеклеккә иреште. Алар барысы да халкыбызның рухи мирасына кергән. Соңгы китапларының берсе – “Гомер мизгелләре”нә безгә сөйләгән вакыйга-хәлләрнең байтагы кергән. Анда тасвирланган хәлләр бөек әдибебезнең тәрҗемәи хәлен тулыландыра, җанландыра.
Тик шунысы бар, яшь буын хәзер китап укырга бик яратмый: Интернетта казыну белән мәшгуль. Шунлыктан, күңеле җыелма материаллар белән генә чүпләнеп, рухы бушлыкка юлыга, җаны-бәгыре халкы кичерешләренә, ил-көн язмышына битараф кала. Ә китапта язылганнарны уйланып, йөрәк-бәгырь аша үткәреп укымасаң, күңелебез, рухыбыз нурланып яктырмый, баемый, тарлыкка, караңгылыкка, хәтта бушлыкка юлыга. Битарафлар, бәлки, бу язмам белән кызыксынмас та. Ни кызганыч! Өстәлемдә Мостай Кәрим китаплары, йөрәк-бәгырьләрдә аның рухы яши.
Шатлыкларым булганда да, күңелем хәсрәт-сагышлар белән тулганда да, йөрәгем авыр кайгыдан әрнегәндә дә, алардан юаныч табам, якты өметләремә ышанам. Бу очрашудан соң ул йөрәк түреннән үз урынын алды.
Кайчандыр Мостай Кәрим үзе шагыйрь Ренат Харисның “Хисемнең исеме” дигән яңа китабына бәһа биргәндә яшь шагыйрьне Дәрдмәңдгә тиңләп, болай дигән иде: “Минем кулымда өлгергән маһирнең – шигъри фикер, шигъри сурәт остасының – зур хезмәте. Акыл сөйми генә сүз уйнаткан сос-кәмитчеләрне мин байтак беләм. Бу оста менә акыл да сөя, сүз дә уйната, дәрт тә уята”...
Мостай Кәрим үзе дә акыл сөеп, кешеләргә акыл өләшеп, сүз уйнатып, хис-моң таратып, дәрт-дәрман уятып иҗат итә торган бөек әдипләрнең берсе иде. Шундый могҗизалар тудыручы шәхес булып халкыбыз күңеленә мәңгелеккә кереп урнашты ул. Җиребездә мәңге җуелмас Мостай Кәрим эзләре бар. Иҗатының өстәл китабына әверелүенең сере дә шунда. Андыйлар бу дөньяга бик сирәк туа. Шунлыктан, ул халкыбыз күңелендә, йөрәгендә яши һәм яшәр.
Бөек шагыйрь фани дөнья белән хушлашса да, икенче гомере аның иҗатында дәвам итә, һәм ул – мәңгелек!
Күңелебездә Мостай рухы яши. Ул безгә туган халкыбызның, илебезнең хөрмәтле Гражданы буларак та кадерле. Ул, бөек Тукай өйрәткәнчә, илен сөйде, халкын сөйде, халкының рухи дөньясын сөйде. Үзәге таза, рухы чиста, ихтыяры көчле, зиһене үткен, иҗаты мул, тыйнак һәм әдәпле кеше иде ул. Туган илебезнең бөек Гражданы булып яшәп, иленә, халкына хезмәт итте. Гади һәм мәртәбәле, дәрәҗәле көннәрендә дә уңышлардан башы әйләнмәде. Кирәк чакта илебезгә, халкыбызга иҗаты белән хезмәт итте, кирәк чакта, каләмен яу коралына алыштырып, Туган илен сакларга яу кырына китте.
“Мин сугыш Герое түгел, һәркем яу батыры булмый. Мин аның гади хезмәтчесе булып, Ватаным, намусым алдында үз вазыйфамны үтәдем”, – диде ул тыйнак кына.
Дошман ярчыгы күкрәген, үпкәсен зарарлаган яугир, йөрәге ничек кенә әрнесә дә, зарланмады. Мин Ватанымны саклап яраланган Җиңү солдаты, дип күкрәк какмады. Һәр дәвердә милләтара, халыкара дуслыкны ныгытырга лаеклы өлеш кертте. Күпмилләтле Бөек Русия бердәмлеген күңеле-бәгыре белән хуплады. Өч телдә дә әдип камил сөйләште. Урыс телен халыкара аралашу теле дип санап, иҗат иткән әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итү хәстәрен күрде.
“Урыс телендә планета вөҗданы сөйләшә”, – дип белдерде ул. Шуңа күрә, Мостай Кәримнең әсәрләре чит илләргә дә тиз таралды һәм тиешенчә бәяләнде. Таланты күпкырлы булган иҗатчы буларак та, Чын кеше һәм хөрмәтле Граждан буларак та яшь буыннарга тәэсире зур аның.
Мостай Кәримгә халкыбызның олуг ихтирамы да, кадер-хөрмәте дә һич кенә сүнми-сүрелми буыннан-буынга мәңгелеккә тоташыр, дип уйлыйм. Ул бу данны таланты, хезмәте, күркәм табигый сыйфатлары, эчкерсез кешелеклелеге, күңел сафлыгы һәм иркенлеге белән яулады. Хәтта ул үлем түшәгендә ятканда да яшь бер шагыйрьгә фатир юллап алу хәстәрен күрде, дип язылды матбугатта.
Бөек әдипкә – халык шагыйренә һәм Социалистик Хезмәт Героена Уфада һәйкәл куелды һәм ул халкыбызга хәерле, бәхетле гомер теләп, нур балкытып торган кебек тоела.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә. Миңа, гади авыл укытучысына, данлыклы шәхес белән сөйләшеп утыру күңелемдә тирән тәэссоратләр калдырды: рухымны канатландырды, эшемә мәгънә һәм яшәешкә дәрт өстәде, дөньяга карашымны киңәйтте. Шатлыклы көннәремдә дә, сагышлы минутларымда да аны сагынып искә алам. Ә ул йөрәктә яши, киләчәгемә өмет уята.
Әхнәф Мазһаров,
Бөек Ватан сугышы ветераны,
Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты, пенсионер укытучы.
2014 ел.