Үзем белән булган могҗизаны языйм әле. Миңа ул вакытта 18 яшь кенә иде. Бөеремдә таш булып, бик нык приступлар белән интектем. Башта таш икәнен белмәделәр. Ул вакытта узи юк иде бугай әле, 1993нче еллар. Бөерем эшләми, аны алабыз диделәр. Аллаһка шөкер, операция булды, ташны гына алдылар. Тагын күпмедер вакыттан бөерем нык авырта башлады. Әти-әнием күрмәгәндә елый-елый телим инде, терелсәм ярар иде дип. Аларны борчыйсым килми. Бер көнне йокларга яткач, шыпырт кына елый-елый сорыйм Аллаһымнан, терелсәм ярар иде дип. Чөнки бөер приступлары бик авырта. Шуннан өнемме, төшемме, күктән ап-ак каурый сыман кул-болыт минем авырткан бөерем өстенә төште (миңа ул кемдер зур җылы кулын куйган кебек булды) һәм минем шул мизгелдә бөтен авыртулар басылып, йокыга киттем. Аллаһның рәхмәте, бүтән бөер приступлары булмады.