Билгеләнгән вакытка оештыручыларның барысы да әзер иде: өстәлгә талпаннарга каршы дару салынган ачык шешәләр тезелде. Янәшәдә чүп-чар өчен ныклы пакетлар һәм дистәләгән пар перчаткалар ята иде. Ерактарак берничә ир-ат утын ярды һәм казан астында учак ягып җибәрде, волонтерларны кайнар төшке аш көтеп торсын өчен.
– Акция традициягә әйләнде, быел без аны 22 апрельдә билгеләп үтелүче Халыкара Җир көненә багышладык, – диде геопарк директоры Заһир Хәдимуллин. - Монда, экологик өлештән тыш, тәрбияви момент та бар: кешеләргә табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең әһәмиятен җиткерергә тырышабыз.
Заһир Хәдимуллин сүзләренә караганда, өмәгә волонтерлар, студентлар, Ишембай, Стәрлетамак һәм авылларның битараф булмаган кешеләре җыелган. Хәрәкәткә республиканың Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы вәкилләре дә кушылды. Барысының да бурычы гади генә булмаса да, игелекле: өч Шихан битләүләрендә һәм аларга якын территорияләрдә, шулай ук Күк-Караук шарлавыгы янында очып йөрүче чүп-чарны җыю.