Кыр казлары бүген җылы яктан
Һава ярып, тезлеп үттеләр.
Алар миңа карап киттеләр...
– Кыр казлары, безнең урмандагы
Җылы күлгә барып төшегез,
Җәйгә анда мине көтегез..