Бу хакта БСТ телеканалына интервьюда «Шрам» позывнойлы хәрби хезмәткәр үзе сөйләде. Махсус хәрби операция зонасына киткәнче ул уку үзәгендә курслар узган.
- Уфада мин БПЛА операторы курсын уздым. Монда мине СВО зонасында очрый торган төрле дроннар белән эшләргә өйрәттеләр. Минем өчен бу гаскәрләрдә хезмәт итү - зур җаваплылык. Бүген, илебезгә хәвеф янаганда, һәр ир-егет Ватанын якларга тиеш дип уйлыйм, - диде "Шрам".
Исегезгә төшерәбез: әлеге гаскәрләрдә БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара. Шулай ук, Оборона министрлыгы төрле хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт срогы бер елдан башлана, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Аннары инде хәрби үз теләге белән хезмәттән китә, яки яңа контракт төзи ала.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә, ягъни оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яисә