“Илһам белән дошманлашмаска тырышам...”
Илдар Юзеев исемендәге әдәби премиянең быелгы лауреаты, шагыйрь Мөнир Вафин шулай ди.
Туган телне, әдәбиятны саклау һәм үстерү, язучыларны активлаштыру максатыннан Татарстан Язучылар берлеге, Чаллы язучылар оешмасы һәм “Татмедиа” акционерлар җәмгыяте филиалы – “Мәйдан” журналы тарафыннан берничә ел элек Илдар Юзеев исемендәге премия булдырылган иде. Быел бу премиягә хезмәттәшебез Мөнир Вафин лаек булды.
– Мөнир абый, хезмәтеңнең, иҗатыңның бәяләнгәнен күрү, әлбәттә, зур шатлыктыр. Бу куанычны көткән идегезме? Күңелегездә бу уңайдан нинди хис-тойгылар кайный?
– Әлбәттә, чын каләм иясе яхшы бәя алу өчен иҗат итмидер дип уйлыйм. Ул язмыйча тора алмаган өчен иҗат итә. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш.
Илдар Юзеев исемендәге премия 2020 елда булдырылды. Бу вакыт эчендә якташларыбыздан аңа Марат Кәбиров, Салават Рәхмәтулла, Закир Әкбәров, Дилбәр Булатова, Лилия Сәгыйдуллина, Хисаметдин Исмәгыйлев лаек булган иде. Бүләкләү тантанасында премиянең иганәчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Русия татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе, “Ильфа” җәмгыяте башлыгы, композитор Фәнир Галимов: “Мин сине бу премияне күптән алгансыңдыр инде дип уйлаган идем”, – диде. Алмаган идем, чөнки ул “Мәйдан” журналында ел барышында чыккан иң яхшы шигырь һәм проза әсәрләре өчен бирелә. Ә минем “Мәйдан”да элек чыкканым булмады, ул 2025 елда басылган “Ябыгыз тәрәзәгезне, тәрәзәгез булса...” дип аталган сәхифәм өчен лаек дип табылган.
Бүләк зурмы, бәләкәйме – аны алу шатлык, әлбәттә. Мин Илдар Юзеев иҗатын бик яратам. Мәктәпкә укырга төшкәнче төсле каләмнәр белән рәсемнәр ясый идем. Беразын “Ялкын” журналына җибәрдем. Аннан миңа, акварель белән эш итәргә өйрән, дип язылган хат һәм ике китап җибәргәннәр иде. Шуларның берсе – Илдар Юзеевның “Пони малае нәни Җирәнкәй” китабы. Миңа күп еллар Илдар Юзеев белән аралашырга насыйп булды, 2004 елда Казанда чыккан “Дөнья – куласа” дигән китабыма баш сүз дә язган иде. Анда ул “Сак-Сок” шигыремне искә алып, мине – Сак, үзен Сок дип атады. Мин аны бик хөрмәт итәм, исемен мәңгеләштерүгә кулымнан килгәнчә өлеш кертәм. Шуңа нәкъ менә аның исемендәге премия алуым зур шатлык, әлбәттә.
– Иҗат кешесенә яңа үрләргә омтылу өчен һәрвакыт стимул кирәк. Мондый бүләкләр, премияләр язучыларны активрак иҗат итәргә дәртләндерәме?
– Кемгәдер стимул кирәктер. Кемдер стимулсыз гына да бик актив иҗат итә. Мин үзем дә стимул көтеп утыручылардан түгел. Дөрес, активрак булырга берникадәр этәргеч бирә дип исәплим.
Аеруча әдәби конкурслар иҗади процессны җанландырып җибәрүгә булышлык итә. Кемнәрдер, анда җиңүгә өмет итеп, махсус иҗат итә. Андыйларны да беләм.
Бездә премияләрне “төрле юллар” белән алучылар да бар. Менә дигән сәләтле авторлар кайбер чакта күләгәдә кала. Шуңа минем премияләргә карашым “үзгә”.
– Әдәби бүләк алу язучының үз-үзен бәяләвенә йогынты ясыймы, ничек уйлыйсыз?
– Бу да язучының шәхесенә бәйле. Кемдер бүләк алгач, үзен бик бөек дип санарга мөмкин. Әнгам Атнабай “Сыңар медалем дә юк, чуртым”, дип язган иде. Медале булмаса да, Атнабай – Атнабай булып калды. Кемнәрдер үзләре йөреп, юллап, “кирәкле кешеләр”гә юл табып, премияләр ала. Мин язучыны премиясенә карап бәяләмим, иҗатына карыйм. Үземнең дә ничек язганымны беләм.
Атнабай үрнәгендә мин дә “Сыңар премиям дә юк, чуртым”, дип йөри идем. Рәхмәт бу премияне гамәлгә куйган Татарстан Язучылар берлегенә, “Мәйдан” журналына. Әйткәндәй, мин Татарстан Язучылар берлегенә бик рәхмәтле. Анда әгъза буларак кабул ителүгә бер атна узу белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: “Васильеводагы ял йортына барырга теләгең юкмы?” – дип шалтыратты. “Юк, мин арымадым әле”, – дип җавап бирдем. Алар минем иҗатыма һәм шәхесемә бик игътибарлы.
– Әле сезнең илһам белән дуслык ничегрәк? Яңа шәлкемнәр күрәчәкбезме?
– Илһам белән дошманлашмаска тырышам. Дуслык тыгыз мөнәсәбәттә булуны таләп итә. Тыгыз мөнәсәбәттә булыр өчен вакыт кирәк, гел илһамланып кына утырсаң, дөнья көтеп булмый. Шуңа илһам миңа керделе дә чыктылы булып чыга.
Шәлкемнәргә килгәндә, мин гәзит-журналларга шигырьләремне юбилейларда гына таратам. Калган вакытларда сораганнарга гына бирәм. Үзем дә әрсезләнеп йөргәннәрне яратмыйм. “Тулпар”да басу өчен яраткан авторларымнан сорап алам, яки китапларыннан һәм Интернетта чыккан иҗатыннан сайлап бастырам.
Сәхифәләр булачак, сораганнар өчен. Матбугатта әсәрләрең чыкмау ул әле язмау дигән сүз түгел. Минем матбугатта күренми торуым “илһамсыз интегә, сәләте киткән, картайган бу” диючеләргә азык булмасын.
– Сезне нәрсәләр борчый?
– Гәзит-журналларның тиражы кими. Шул ук вакытта теләсә кем сыздый-быздыен да Интернетка элеп куя ала һәм үзе кебекләр аны үтереп мактый. Чын әдәбиятка дәүләт ярдәме җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш дип уйлыйм. Шуңа миндәге оптимизм һәм пессимизм сугышында соңгысы өскә чыга бара кебек. Ахыры хәерле булсын...