“Тормыш ул – максаттан максатка сәяхәт”
Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә – әдәби-шигъри композиция
Узган елда Уфа дәүләт сәнгать институты студентларының диплом эше буларак күрсәтелгән “Бу дөньяда эзең калсын, дисәң” дигән спектакльдән соң аны тагын карыйсы килгән иде. Тик студентларның диплом эше, гадәттә, яңадан куелмый. Бу хакта курсның сәнгать җитәкчесе, режиссер-педагог, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Таңчулпан Бабичева да ачынып әйткән иде: “Диплом эше буларак күрсәтелгән спектакльләр арасында бүгеннән театр репертуарына кертерлекләре була. Кызганыч, алар умырзая кебек, бик озак яши алмый”.
Таңчулпан Бабичева авторлыгындагы һәм куелышындагы “Бу дөньяда эзең калсын, дисәң” дигән әдәби-шигъри композиция Уфа “Нур” татар дәүләт театрында булачак, дигән хәбәрне ишеткәч тә бик сөендем һәм театрга юлландым.
Әдәби-шигъри композиция XVIII гасыр дин белгече, мәгърифәтче-шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгарига багышланып, шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, мәгърифәтчелек эшчәнлеге, аның турында фәнни тикшеренүләрне үз эченә алган.
Күренекле шагыйрь, фикер иясе, XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари 1752 елда Яңа Кади-Утыз Имән авылында туа. Әтисе – Госман бине Сәрмәки бине Кырым, әнисе – Гафифә. Икесе дә Нугай юлы Казан өязе (хәзерге Татарстанның Чирмешән районы Утыз Имән авылы) кешеләре була.
Утыз Имән авылы табигатьнең бик матур почмагында урнашкан була. Аның тирә-ягын калын-калын урманнар уратып алган. Нәкъ авылның уртасыннан көньякка таба елга аккан. Авылдан ерак түгел мәһабәт утыз имән үсеп утырган. Шуңа күрә авыл элегрәк “Утыз Имән авылы” дип аталып йөртелгән. Габдерәхим дә үзенең тәхәллүсе итеп “Утыз Имәни” исемен алган.
Габдерәхимгә өч яшь тулганда әтисе Госман үлеп китә. Ике-өч ел да үтми, әнисе дә дөнья куя. Шулай итеп, Габдерәхим сабый чагында ук ятим калып, туган тиешле абыйсы һәм җиңгәсе кулында тәрбияләнә.
Габдерәхим һәрвакыт белемгә омтыла. Язмыш сынауларын, каршылыкларны бер-бер артлы җиңеп, рух ныклыгы күрсәтеп, тырышлыгы белән Ислам дөньясының иң хөрмәтле галимнәренең берсенә әверелә. Ул Идел буе, Бохара, Сәмәркандның иң яхшы мәдрәсәләрендә укый, Әфганстан һәм Төркестан буйлап сәяхәт итә, борынгы Коръәннең югалган фрагментларын тергезә һәм үзеннән соң шигърияттән алып, фәлсәфә һәм теология буенча фәнни трактатларга кадәр 60тан артык әсәр калдыра.
Габдерәхим үзенең истәлекләрендә болай дип яза: “Күп илләрдә булдым, күп галимнәр белән очраштым. Харәзем, Бохара, Балха, Герат, Кабул шәһәрләрендә яшәдем”.
1798 елда Габдерәхим туган ягына кайтырга чыга. Бохарадан китеп, Кавырмач дигән урынга житкәч, көтмәгәндә хатыны Хәмидә вафат була. Әлеге үлем ачысыннан шагыйрь ике мәрсия яза.
“Кайгыда үтә минем тормышым. Бу җир даласында, йортсыз-нисез ил гарибе кебек йөрим, китәрмен микән шулай бу дөньядан максатыма ирешә алмый? Бер-бер артлы башыңа төшкән казалар күтәрмәслек булып, бу бәлаләрдән чыгу юлын күрми башласаң, бирешмә! Син аларны кабул ит! Алар тормышыңның яңа битен ачар. Дөнья сине тезләндерсә, бел, бу – гыйбадәт кылу өчен иң уңай хәл. “Әгәр син кемнедер миннән артыграк яратсаң, мин аны синнән алачакмын...” дигән Аллаһы Тәгалә. “Мин ансыз яши алмыйм”, дисәң дә яшәячәксең! Син ихлас дип санаган мәхәббәтең дә сине ташлап китәр. Дустың дошманга әйләнер, ә дошман кинәт дуска — менә шундый сәер ул дөнья...
“Очып төшмәм”, диярсең, төшәрсең, “яңгылышмам” дисәң – яңгылышырсың. Һәм бу дөньяда иң сәере – “бу инде ахыры”, диярсең, – барыбер яшәрсең… Аллаһы Тәгалә кушса, син мөмкин түгел дип санаган әйберләр бары да тормышка ашар.
Нәрсә ул үлем? Нәрсә ул җир тормышы? Нәрсә ул фанилыктан бакыйлыкка күчү? Яшәеш асылын белер өчен генә түгел, ә тормышның үзе өчен, җир йөзендә яшәр өчен үз-үзеңдә таяныч табып, аны үстерергә, тормышыңны һәр белем белән тутырып, ахыр чиктә аның иң югары ноктасына – Раббыга шиксез ышану дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк. Шул ышану яшәешнең сере, мәңгелекнең асылы да инде.
Беренче карашка, тормыш ул – көн һәм төннең бер-бер артлы алмашынып торуы, вакытның туктаусыз агышы: көн төнгә тоташа, ай әле генә башлана да бетә, ел артыннан ел үтә. Һәм шулай еллар белән бергә кешенең гомере дә уза.
Ә чын тормыш ул – максаттан максатка сәяхәт. Шул вакытта гына адәм баласы үзенең кем икәнлеген аңлап алга омтыла, яшәүнең мәгънәсе, асылына төшенә.
Максаттан дөнья тормышына сәяхәт бар һәм дөнья тормышыннан максатка сәяхәт бар.
Икесе дә табигый”.
Менә шушы өзек сәхнәдәге артистлар башкаруында яңгыраганда залдагыларның мыш-мыш танау тартканы ишетелеп, күз яшьләрен сөртеп алганы күренде. Ничә гасыр элек язылган сүзләр бүген дә актуальлеген югалтмаган!
Сәхнәдән шагыйрьнең фәлсәфи фикерләре, дини карашлары һәм фәнни мирасы яңгырады. Ә инде шигырьләрен Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйховның, Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баяновның укуы чарага аеруча бер аһәң өстәде.
Спектакльнең быелгы куелышында үзгәрешләр дә бар: Габдерәхим Утыз-Имәни ролен Айнур Баянов зур осталык белән башкара. Башкортстанның атказанган артисты бу образга фәлсәфи тирәнлек өстәгән. Шулай ук, аның башкаруында өч җыр башкарыла. (Бу хакта соңрак та сүз булыр). Былтыргы студентлар Гөлшат Исламгулова, Алина Фаткуллина, Радмила Нуртдинова, Азалия Мөхәммәтшина инде “Нур” театры артистлары булып эшли. Ә инде Энҗе Йосыпова-Кашапованың әлеге театрның яшь, талантлы актрисасы икәнлеген күпләр белә.
Былтыр, тамаша тәмамлангач, сәхнәдә чыгыш ясаган студентлар белән җанлы аралашу булды. Тамашачылар булачак артистларга соклануын белдерде, киңәш, фатыйхаларын да җиткерде. Алар арасында сәхнә телен тагын да шомарту хакында әйтүчеләр дә булган иде. Быел, шөкер, сәхнәдәгеләрнең чыгышына сүз тидерерлек булмады.
Алда язуымча, Айнур Баянов спектакльдә өч җыр башкара. Спектакльнең уртасында рэп стилендә яңгыраган һәм заманча көйгә язылган җырлар бер дә күңелгә ятмады. Әйе, мин театр белгече түгел, шулай да, гади тамашачы һәм “әдәбият һәм сәнгать” бүлеге журналисты буларак, моны мин “мөгез чыгару” дип кабул иттем, ягъни яшь аудиторияне җәлеп итәр өчен кертелгән бу җырлар спектакльне бизәү урынына киресенчә килеп чыккан кебек. Ә менә спектакльнең ахырында башкарылган җыр “колакны ертмады” һәм финал өлешендә яңгыраган сүзләр, тамашачыларның күңел түренә үтеп кереп, уйларга салды һәм безгә – варисларга васыять булып яңгырады:
Шушы дүрт нәрсәне, Раббым,
Сорыймын ялварып Синнән:
Бере – җәннәт, бере – хөрмәт,
Бере – нигъмәт, бере – иман.
Сорыйм Синнән миңа, Тәңрем,
Шушы дүрт нәрсәне яр ит:
Бере – гыйлем, бере – гамәл,
Бере – саулык, бере – иман.
Итеп шәфкать кичер,Тәңрем,
Шушы дүрт нәрсәдән ансат:
Бере – сорау, бере – үлчәү,
Бере – сират, бере – газап.
Кыямәттә кубар, Раббым,
Шушы дүртәү белән бергә:
Бере – Ситдыйк, бере – Фарук,
Бере – Хәйдәр, бере – Госман.
Аерма безне, Илаһым,
Шул изге дүрт китабыңнан:
Бере – Инҗил, бере – Тәүрат,
Бере – Җәбүр, бере – Коръән.
Шушы дүртнең явызлыгын
Кагылдырма миңа, Раббым:
Бере – азгын, бере – динсез,
Бере – шымчы, бере – шайтан.
Шушы дүрт әгъзамны, Аллам
Гөнаһтан саклый күр үзең:
Бере – башым, бере – телем,
Бере – колак, бере – күзем.
Әйе, бу дөньяда һәркем иманлы булып, бары тик игелек кылып, яхшы эшләр башкарып, үз эзен калдырсын иде.
Зөһрә ИСЛАМОВА.