Техник карауга 28 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник карау узу турында таныклыклар тапшырылачак. Механизаторлар белән язгы кыр эшләре вакытында техника иминлеге һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде. Татарстан Республикасы буенча 2025 елда булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсез очраклар фактлары буенча мисаллар китерелде. Габделхак Касимов, ТР Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
15 апрельдә еллык техник күзәтү үткәрү графигы буенча «Ашыт» ширкәтендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды
16 апреля16 апр
~1 мин