Конференцияне оештыручылар — Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика кардиология үзәге, Русия кардиология җәмгыятенең Башкортстан бүлеге, Башкортстан Республикасы йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча белгечләр ассоциациясе. Конференцияне ачу тантанасында һәм «Кардиология һәм кардиохирургия: тәҗрибә һәм инновацияләр синтезы» пленар утырышында Башкортстан премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев, республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, Русия сәламәтлек саклау министрлыгының Төньяк-Кавказ, Төньяк-Көнбатыш, Көнчыгыш, Идел буе федераль округлары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре буенча штаттан тыш баш белгеч-кардиологы Евгений Шляхто, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ректоры, Русия Фәннәр академиясе академигы Валентин Павлов; сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-кардиологы, Республика кардиология үзәгенең баш табибы Ирина Николаева һәм башкалар катнашты