Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Саба таңнары

▪️26 апрель – халкыбыз өчен зур бәйрәм – Тукай туган көн булса, шул ук вакытта ул илебез тарихындагы зур фаҗига белән дә бәйле

▫️Быел  Чернобыль  атом электр станциясе  һәлакәтенә  40 ел тула.  Бу көн халыкара радиация  һәлакәтләре һәм бәла-казалары корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. ▪️1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясенең 4 блок реакторы шартлый. Бу фаҗига кешелеккә онытылмаслык зур зыян сала. ▫️Радиация корбаннары 4000 кеше дип фаразлана. Районыбыздан Чернобыль атом электр станциясе  һәм тарихтагы шомлы фаҗигаларның  тагын берсе - 1957 елда Чиләбе өлкәсенең  «Маяк» җитештерү берләшмәсендә булган  көчле шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә барлыгы 19 кеше катнашкан.  ▫️Бүген районыбызда техноген зоналарда булган  13 кеше исәпләнә, шул исәптән радиация куркынычы янаган подразделениеда хезмәт иткән бер кеше, радиациягә каршы көрәшкәннәрнең ике тол хатыны яши. ▫️Социаль яклау идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, чернобыльче буларак ташламалардан 7 кеше файдалана.

▪️26 апрель – халкыбыз өчен зур бәйрәм – Тукай туган көн булса, шул ук вакытта ул илебез тарихындагы зур  фаҗига белән дә бәйле.

▫️Быел  Чернобыль  атом электр станциясе  һәлакәтенә  40 ел тула.  Бу көн халыкара радиация  һәлакәтләре һәм бәла-казалары корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

▪️1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясенең 4 блок реакторы шартлый. Бу фаҗига кешелеккә онытылмаслык зур зыян сала.

▫️Радиация корбаннары 4000 кеше дип фаразлана. Районыбыздан Чернобыль атом электр станциясе  һәм тарихтагы шомлы фаҗигаларның  тагын берсе - 1957 елда Чиләбе өлкәсенең  «Маяк» җитештерү берләшмәсендә булган  көчле шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә барлыгы 19 кеше катнашкан. 

▫️Бүген районыбызда техноген зоналарда булган  13 кеше исәпләнә, шул исәптән радиация куркынычы янаган подразделениеда хезмәт иткән бер кеше, радиациягә каршы көрәшкәннәрнең ике тол хатыны яши.

▫️Социаль яклау идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, чернобыльче буларак ташламалардан 7 кеше файдалана.