"Татарча диктант" акциясе – грамоталылыкны тикшерү генә түгел, бәлки татар телен саклауга һәм үстерүгә, үсеп килүче буынга аңа мәхәббәт тәрбияләүгә һәм мәдәни мирас белән элемтәләрне ныгытуга мөһим адым да. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чара теләге булган һәркем өчен туган телдә белемнәрен сынап карарга һәм аның байлыгына тагын бер кат кагылырга менә дигән мөмкинлек булды. Ел саен үткәрелә торган "Татарча диктант" акциясе дөрес язуны, әдәби татар телен белүне арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлдерелгән.. 24, 25 апрель көннәрендә Кызыл Байрак, Яңа Юл, Мәмәтхуҗа, Вахит, Бакча Сарай авыллары мәдәният йортлары мәйданчыклары акциягә кушылырга һәм офлайн форматта «Татарча диктант» язарга теләүчеләрне кабул итте. Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен Габдулла Тукайның "Бәхет" әсәре тәкъдим ителде. Текстны мәдәният хезмәткәрләре укыды. Бу очрашу татар теленең байлыгына кагылу, үзеңнең грамоталылыгыңны тикшерү һәм милли мәдәния