Бер концертында аңа яшь тамашачысы көтелмәгән «тәкъдим» ясаган. Яшь кыз бала: «Марат, өйләнмә! Мин үскәнне көт», – дигән язу белән килгән. Артист аны күреп алган һәм сәхнәгә чакырган.
«Кызым, мин синең өчен бик карт булырмын инде, балам. Миңа бик күп яшь бит инде. Син әле бик тә яшь, син туганда минем паспортым бар иде инде, кызым», – ди ул.
Ә залдагы бер ханым Ринат Рәхмәтуллинны искә ала.
«Матурым, уйларбыз», – дип елмая артист һәм яшь тамашачысын кочаклап ала. Фото: видеодан скриншот