Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Бергә үстеләр, хәзер илне бергәләп саклыйлар"

Нефтекамада яшәүче Николай Сафонов та Уфага улын һәм күршесен фронтка озатырга килгән иде. Егетләр бергә үскән, бергә уйнаган, бер мәктәптә укыган. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, егетләр военкоматка килә һәм, повесткаларын алып, алгы сызыкка китә. Хәзер алар «Опель» һәм «Абдулла» позывныйлары астында хәрби бурычларын үти. "Улымның ялы сизелмичә үтте дә китте. Өйгә ял итәргә беренче тапкыр гына кайтмаса да, барыбер улым белән озаграк буласы килә. Ләкин хезмәт - хезмәт бит ул, көне килеп җиткәч, янә озатырга туры килә. Иң мөһиме - балалар исән һәм сәламәт булсын. Бервакыт сугышчылар гаиләләренә җиңү белән кайтыр.
Улым җитез, эшчән. Өйдә хуҗалыкны тәртиптә тота. Аны көнкүреш мәсьәләләре белән борчымаска тырышабыз, ләкин ул барысын да үзе күреп эшли. Туганнары белән очрашырга, кунакка барырга вакыт табылды. Сугыштагы көннәре турында аз сөйли, әмма аларның анда барысы да яхшы икәнен беләм. Егетләр батырларча хезмәт итә. Безнең сугышчылар белән горурланам, алар - чынгеройлар", - ди
Оглавление
    "Бергә үстеләр, хәзер илне бергәләп саклыйлар"
"Бергә үстеләр, хәзер илне бергәләп саклыйлар"

"Бергә үстеләр, хәзер илне бергәләп саклыйлар"

Уфада кыска вакытлы ялга кайтканнарны янә СВО зонасына озату тантанасы булды.

Нефтекамада яшәүче Николай Сафонов та Уфага улын һәм күршесен фронтка озатырга килгән иде. Егетләр бергә үскән, бергә уйнаган, бер мәктәптә укыган. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, егетләр военкоматка килә һәм, повесткаларын алып, алгы сызыкка китә. Хәзер алар «Опель» һәм «Абдулла» позывныйлары астында хәрби бурычларын үти.

"Улымның ялы сизелмичә үтте дә китте. Өйгә ял итәргә беренче тапкыр гына кайтмаса да, барыбер улым белән озаграк буласы килә. Ләкин хезмәт - хезмәт бит ул, көне килеп җиткәч, янә озатырга туры килә. Иң мөһиме - балалар исән һәм сәламәт булсын. Бервакыт сугышчылар гаиләләренә җиңү белән кайтыр.
Улым җитез, эшчән. Өйдә хуҗалыкны тәртиптә тота. Аны көнкүреш мәсьәләләре белән борчымаска тырышабыз, ләкин ул барысын да үзе күреп эшли. Туганнары белән очрашырга, кунакка барырга вакыт табылды. Сугыштагы көннәре турында аз сөйли, әмма аларның анда барысы да яхшы икәнен беләм. Егетләр батырларча хезмәт итә. Безнең сугышчылар белән горурланам, алар - чынгеройлар", - ди солдат әтисе.

Фото: bashinform.ru