Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый

- Дөресен генә әйткәндә, коптерлар белән ничек эшләргә кирәклеген белмим. Ләкин миңа өйрәнергә кызык булыр иде. БПЛА операторының әһәмиятен аңлый һәм белгечлеген үзләштерә алырмын дип уйлым. Миңа яңаны өйрәнү ошый.
Миңа пилотсыз системалар гаскәрләре турында сөйләделәр. Әлбәттә, мин пилотсыз очкычларның нәрсә икәнен аңлыйм. Беләм, алар безнең армиягә ярдәм итә. Барысын да факт буенча өйрәнәчәкбез, менә бу кызык та. Без дусларым белән еш кына компьютер уеннары уйный идек. Шулай булгач, мин бу гаскәр төрен дөрес сайладым дип уйлыйм. Оборона министрлыгы белән контрактны бер елга имзаладым. Алгы сызыктагы хезмәттән соң алга таба ничек һәм кая барырга икәне ачык булачак. Анда, әлбәттә, компьютер уены түгел. Ләкин офицерлар дрон операторларының алгы сызыктан хәвефсез ераклыкта хезмәт итүен хәбәр итте. Сайлауны аңлы рәвештә ясадым, - дип уртаклашты Роман Тихонов.
Романның СВО зонасында хезмәт итүче иптәшләре һәм танышлары күп. Кыска вакытлы ялга өйләренә кайтканда, егеткә алар фронтта
Оглавление
    Яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый
Яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый

Яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый

Раевкадан Роман Тихоновка (фамилиясе үзгәртелде) шушы көннәрдә 20 яшь тулды. Егет СВО зонасында хезмәт итәргә карар кылган. Ул пилотсыз системалар гаскәрләрен сайлаган.

- Дөресен генә әйткәндә, коптерлар белән ничек эшләргә кирәклеген белмим. Ләкин миңа өйрәнергә кызык булыр иде. БПЛА операторының әһәмиятен аңлый һәм белгечлеген үзләштерә алырмын дип уйлым. Миңа яңаны өйрәнү ошый.

Миңа пилотсыз системалар гаскәрләре турында сөйләделәр. Әлбәттә, мин пилотсыз очкычларның нәрсә икәнен аңлыйм. Беләм, алар безнең армиягә ярдәм итә. Барысын да факт буенча өйрәнәчәкбез, менә бу кызык та. Без дусларым белән еш кына компьютер уеннары уйный идек. Шулай булгач, мин бу гаскәр төрен дөрес сайладым дип уйлыйм. Оборона министрлыгы белән контрактны бер елга имзаладым. Алгы сызыктагы хезмәттән соң алга таба ничек һәм кая барырга икәне ачык булачак. Анда, әлбәттә, компьютер уены түгел. Ләкин офицерлар дрон операторларының алгы сызыктан хәвефсез ераклыкта хезмәт итүен хәбәр итте. Сайлауны аңлы рәвештә ясадым, - дип уртаклашты Роман Тихонов.

Романның СВО зонасында хезмәт итүче иптәшләре һәм танышлары күп. Кыска вакытлы ялга өйләренә кайтканда, егеткә алар фронттагы хәлләр һәм Русия солдатларының җиңүне ничек якынайтуы турында сөйләгән.

Якынча ике атна Роман Оборона министрлыгы белән контракт төзергәме дигән сорау өстендә уйлана. Егет карар кабул иткәч, бу хакта тормыштагы иң кадерле кешесенә — әнисенә әйткән. "Уйлагач, юлдан тайпылма. Ходай ярдәменнән ташламасын!" - дигән улына әнисе.

Контракт буенча хезмәт турында сорауларыгыз булса, аларны "122" номеры буенча шалтыратып бирергә мөмкин.

Фото: Башинформ