Иңбашның әледән-әле сызлап торуы кайбер авырулар булуы турында кисәтә. Бу хакта билгеле невролог һәм остеопат Александр Борисычев аңлатма бирде.
"Иңбаш авырту, кагыйдә буларак, ике сәбәпкә бәйле булырга мөмкин. Беренчесе җәрәхәт алуга һәм кулбаш буынының зыян күрүенә бәйле. Моны гади генә итеп тикшереп була. Кулны баш артына куеп, җиденче муен умырткасына баш бармак белән басып карарга кирәк. Әгәр авырту тоймыйсыз икән, иңбаш зыян күрмәгән дигән сүз”, — дип аңлата табиб.
Иңбаш авыртуын китереп чыгаручы авырулар арасында - С5, С6 муен нервысына зыян килү, бавыр, йөрәк ишемиясе, күкрәк читлегенең югары апертурасы синдромы, пневмония булуы мөмкин. Автор фотосы.