Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Кан тапшыру — башкаларга ярдәм итүнең иң хәвефсез ысулы

Күп кенә авырулар һәм гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләр өчен исән калырга бердәнбер мөмкинлек — кан алу. Ел саен Русиядә 1,5 миллионнан артык кеше күчерелгән кан алуга мохтаҗ. Бер кан доноры өч кешенең гомерен коткара! Кем донор була ала?
18 яшьтән өлкәнрәк, авырлыгы кимендә 50 килограмм булган, медицина тикшеренүе үткән эшкә сәләтле теләсә кайсы кеше (Русия гражданы яисә 1 елдан артык безнең илдә законлы нигездә яшәүче чит ил гражданы). Кан тапшыру өчен паспорт кына кирәк. Күпме кан бирергә мөмкин?
Бер тапкыр тапшыру өчен 300-600 миллилитр кан алына (стандарт доза – 450 миллилитр). Вакыт күп сарыф ителәме?
Кан тапшыру процедурасының вакыты — 10-15 минут, плазманы тапшыру — 30 минут, тромбоцитларны тапшыру вакыты 1,5 сәгатькә кадәр. Никадәр еш мөмкин?
Ир-егетләргә елына биш тапкырдан да, хатын-кызларга елына дүрт тапкырдан да ешрак түгел. Кан биргәннән соң донорга ул көнне эштән азат ителү турында белешмә һәм өстәмә ял көне бирелә. Ни өчен бу сезнең өчен яхшы?
Кешеләрнең гомерен кот
Оглавление
     Кан тапшыру — башкаларга ярдәм итүнең иң хәвефсез ысулы
Кан тапшыру — башкаларга ярдәм итүнең иң хәвефсез ысулы

Кан тапшыру — башкаларга ярдәм итүнең иң хәвефсез ысулы

13-19 апрельдә Русиядә кан һәм сөяк мие донорлыгын популярлаштыру атналыгы игълан ителде.

Күп кенә авырулар һәм гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләр өчен исән калырга бердәнбер мөмкинлек — кан алу. Ел саен Русиядә 1,5 миллионнан артык кеше күчерелгән кан алуга мохтаҗ. Бер кан доноры өч кешенең гомерен коткара!

Кем донор була ала?
18 яшьтән өлкәнрәк, авырлыгы кимендә 50 килограмм булган, медицина тикшеренүе үткән эшкә сәләтле теләсә кайсы кеше (Русия гражданы яисә 1 елдан артык безнең илдә законлы нигездә яшәүче чит ил гражданы). Кан тапшыру өчен паспорт кына кирәк.

Күпме кан бирергә мөмкин?
Бер тапкыр тапшыру өчен 300-600 миллилитр кан алына (стандарт доза – 450 миллилитр).

Вакыт күп сарыф ителәме?
Кан тапшыру процедурасының вакыты — 10-15 минут, плазманы тапшыру — 30 минут, тромбоцитларны тапшыру вакыты 1,5 сәгатькә кадәр.

Никадәр еш мөмкин?
Ир-егетләргә елына биш тапкырдан да, хатын-кызларга елына дүрт тапкырдан да ешрак түгел. Кан биргәннән соң донорга ул көнне эштән азат ителү турында белешмә һәм өстәмә ял көне бирелә.

Ни өчен бу сезнең өчен яхшы?
Кешеләрнең гомерен коткарганыгызны аңлыйсыз.
Донорлык сәламәт яшәү рәвеше алып барырга этәрә.
Кан тапшырганда организмның үз-үзен яңартуы нәтиҗәсендә донорның гомер озынлыгы 5-7 елга арта.
Аянычлы хәлләрдә донорның исән калу мөмкинлеге күбрәк, чөнки организм кан югалтуга күнеккән.
Кан ясалуны стимуллаштыру, организмның үз-үзен яңартуы исәбенә картлык та чигенә.

Даими кан бирү кәефне яхшыртырга ярдәм итә, донорлар сирәгрәк авырый һәм яшь күренә, ягъни донорлык сәламәтлеккә уңай йогынты ясый.
Кан тапшыручы ирләрдә инфаркт һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы дистәләгән тапкыр кимрәк. Ир-егет донорлар йөрәк астмасы өянәгеннән дә сирәгрәк интегә.

Кан тапшыру хатын-кыз организмы өчен бик күп плюсларга ия. Климакс алдындагы хатын-кызга бу процесс аеруча әһәмиятле, аларның яшьлеге озайтыла. Кан бирү барлык «туплану авыруларын» — атеросклероз, подагра, ашкайнату бозылуларын, ашказаны асты бизе тайпылышын, бавырның эшчәнлеген, матдәләр алмашуын профилактикалау өчен файдалы.

Даими кан тапшыру хәлне яхшыртырга ярдәм итә. Канъясагыч органнарның эше активлаша, бу бөтен организмның эшен стимуллаштыра. Иммунитет ныгый, холестерин түбән дәрәҗәдә саклана, органнар һәм тукымалар кислород белән баетыла, организмнан зарарлы матдәләр күбрәк чыгарыла.

Донациягә әзерлек тәкъдимнәре:

-Кан тапшыру алдыннан һәм көнендә майлы, кыздырылган, ачы һәм ысланган ризыклар, колбаса, шулай ук ит, балык һәм сөт продуктлары, йомырка һәм май (шул исәптән үсемлек мае), шоколад, чикләвек һәм финик, авокадо, чөгендер, банан куллану тыела;
-кайнатма белән татлы чәй, сутлар, морслар, компотлар, минераль су эчү һәм икмәк, сохари, ярмалар, майсыз макарон, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау яхшы;
-кан хезмәте учреждениесенә килгәнче 48 сәгать – алкоголь кулланырга, ә 72 сәгать алдан аспирин һәм анальгетиклар булган дарулар эчәргә ярамый;
-донация процедурасына бер сәгать кала тәмәке тартудан тыелырга кирәк;
-кан югалтуга организм иртәнге сәгатьләрдә иң яхшы җавап бирә, донация иртәрәк булган саен, кеше бу процедураны җиңелрәк кичерә. 12:00 сәгатьтән соң даими донорларга гына кан бирергә киңәш ителә;
-төнге дежурлыктан яисә йокысыз төннән соң донация планлаштырырга ярамый;
-имтиханнар, ярышлар алдыннан, аеруча интенсив эш чоры вакытында кан тапшыруны планлаштырырга кирәкми.

Кызыклы фактлар:
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, җитәрлек запаслар тәэмин итү өчен ил халкының кимендә 1 проценты даими донор булырга тиеш.
"Донор" сүзе латин теленнән килеп чыккан, ул "бүләк итү" дигәнне аңлата.
Дөньяда уңай резус-факторлы беренче төркем кан еш очрый, әмма Русиядә иң киң таралган кан — икенче төркем. Дүртенче төркем канлы һәм тискәре резус-факторлы кешеләр азрак. Күпчелек илләрдә андыйлар барлык халыкның 1 процентыннан да артмый.
Өлкән кешедә якынча 5 литр кан бар (кеше гәүдәсе массасының 6-8 проценты), балада — 3 литр чамасы.
Канны эритроцитлар кызыл ясый, ә аларга бу төсне составына тимер кергән гемоглобин бирә. Кешедә гомер буена 650 килограммга якын эритроцит эшләп чыгарыла.
Әгәр кешенең барлык кан тамырларын тоташтырсаң, алар 200 мең километр тәшкил итәчәк.
Кан кеше организмы буйлап төрле тизлек белән хәрәкәт итә. Ул барыннан да тизрәк артерияләр буйлап ага, аның тизлеге җәяүленең акрын атлап йөрү тизлегенә туры килә — сәгатенә 1,8 километр. Веналар буйлап кан акрынрак хәрәкәт итә: сәгатенә ярты километр чамасы.

Русиядә Кан доноры көне — 20 апрель. Бөтендөнья кан доноры көне —14 июнь.
Белегез һәм онытмагыз: донор булу — ул башкаларга ярдәм итүнең хәвефсез, гади һәм мөһим ысулы.