! 1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды. 1950 еллар азагына безнең илдә фән һәм техника үсеше кешенең космоска очу мәсьәләсенә җитди карау мөмкинлеге бирә. 20 летчиктан торган галәмгә тыңлаучылар төркеме 1960 елның мартында ук космонавтлар әзерләү үзәгенә алына. Алардан алты кеше: Юрий Гагарин, Герман Титов, Григорий Нелюбов, Андриян Николаев, Валерий Быковский һәм Павел Поповичны кешенең беренче тапкыр космоска очуына әзерли башлыйлар. Алар барысы да 1961 елның 25 гыйнварында сынауларны уңышлы уза. Космоска беренче тапкыр очарга һәрберсе әзер була, әмма комиссия түбәндәгечә хәл итә: Гагарин – төп, Титов – дублер, Нелюбов һәм Николаев – запас очучылар итеп билгеләнә. 1961 нче елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алган һәм дөньяда беренче кеше булып Җир шарын урап очкан. Космоста очу вакыты 1 сәгать 48 минут дәвам иткән.