Сәхнәдә бии-бии "ут чыгарган" саксафончы Айрат Закиров быел Татарстанның халык артисты Вадим Захаров төркеменнән китеп, Ләйлә Галиевада эшли башлады. Моның өчен ул үзе дә, кайбер тамашачысы да шат.
«Хәерле көннәр барчагызга да. Бүген сторисларыма: «Синең Вадимнан китүеңә без бик шат», - дип яздылар. «Мин дә шат Вадимнан китүемә», - дип язган идем, кемнәрдер моңа үпкәләде. Белмим, нигә үпкәләргә инде, чын күңелдән яздым бит. Мин хәзер Ләйлә Галиевада эшлим. Ләйлә Галиева миңа җырларга бирә. Вадим миңа мәңге җырларга бирмәс иде. Шул ук вакытта мин Вадимга чын күңелдән рәхмәтлемен. Аны бик хөрмәт итәм», – дип сөйлиәгән Айрат социаль челтәрдә.
Һәм шунда ук күпсанлы тамашачының тәнкыйтенә юлыккан.
«Вадим Захаров янында җырларга сиңа әле ой-ой-ой. Шул керделе-чыктылы җырларың белән йөрсәң генә», «Баянчылар җырлый башлады, хәзер – саксафончылар. барысының да җырлыйсы килә. Күпме банкетларда Вадимның җырларын җырлап акча эшләде. Ә хәзер...», «Алай шат булгач, нигә Вадимның җырларын башкарас