"Әйтик, яшь кешенең укуда ниндидер проблемалары, уку буенча академик бурычы булса да, контракт төзегәндә ул юкка чыгарыла. Кеше бер ел хезмәт итә, уку йорты аның өчен уку урынын саклый, һәм хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң ул яңадан тергезелә һәм арытаба укый", - диде Башкортстанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Сергей Родинко. Моннан тыш, әгәр студент хезмәткә кадәр коммерция нигезендә укыган булса, контракт тәмамлангач, аны бюджетка күчерәчәкләр.