Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Начар чирләр каян килә?

Соңгы вакытта яңа туган сабыйларда һәм үсмерләрдә “Аутизм”, “ДЦП”, “Даун” һәм “бума чире” дигән авырулар ешрак очрый башлады. Бу чирләрнең сәбәпләре нәрсәдә? Медицинаның бу сорауга әлегә кадәр төгәл җавап бирә алганы юк. Бу чирләр яшьләрнең еш кына эчкечелеккә бирелүеннән килми микән? Шул мәсьәләгә кагылышлы хәлләрне бәян итәргә телим.
Генетиклар күзлегеннән караганда, кеше организмының төп төзүчесе булып ген тора. Ул һәр организмда үзенчәлекле төзелештә була. Нәрсә соң ул ген? Ген чылбыры ике параллель рә­вештә төзелгән, кагыйдә буларак, бер-берсенә туры килгән тәртиптә урнашкан молекулалар төркеменнән тора. Ул тәртип, ир белән хатын геннары кушылып, яралгыда яңа ген чылбыры барлыкка китерә. Ул ген чылбыры да, кагыйдә буларак, билгеле бер тәртип белән урнашкан молекулалардан торырга тиеш. Әгәр дә бу ген чылбырына алкоголь тәэсир итеп, ген молекулалары буталып урнашса, ягъни бер як молекуласы икенче якныкына туры килмәсә, әлбәттә, яралган организмда нинди дә булса тайпылышлар булырг
Оглавление
    Начар чирләр каян килә?
Начар чирләр каян килә?

Начар чирләр каян килә?

Аларның бер сәбәбе – яшь ата-аналарның алкоголь куллануы.

Соңгы вакытта яңа туган сабыйларда һәм үсмерләрдә “Аутизм”, “ДЦП”, “Даун” һәм “бума чире” дигән авырулар ешрак очрый башлады. Бу чирләрнең сәбәпләре нәрсәдә? Медицинаның бу сорауга әлегә кадәр төгәл җавап бирә алганы юк. Бу чирләр яшьләрнең еш кына эчкечелеккә бирелүеннән килми микән? Шул мәсьәләгә кагылышлы хәлләрне бәян итәргә телим.

Генетиклар күзлегеннән караганда, кеше организмының төп төзүчесе булып ген тора. Ул һәр организмда үзенчәлекле төзелештә була. Нәрсә соң ул ген?

Ген чылбыры ике параллель рә­вештә төзелгән, кагыйдә буларак, бер-берсенә туры килгән тәртиптә урнашкан молекулалар төркеменнән тора. Ул тәртип, ир белән хатын геннары кушылып, яралгыда яңа ген чылбыры барлыкка китерә. Ул ген чылбыры да, кагыйдә буларак, билгеле бер тәртип белән урнашкан молекулалардан торырга тиеш. Әгәр дә бу ген чылбырына алкоголь тәэсир итеп, ген молекулалары буталып урнашса, ягъни бер як молекуласы икенче якныкына туры килмәсә, әлбәттә, яралган организмда нинди дә булса тайпылышлар булырга мөмкин.
Мин тормышта күзәткән кайбер очракларны мисал итеп китерергә телим.

Күршедә генә бер малай үсте. Бик таза, озын буйлы, матур егет иде ул. Армия сафларында булып кайтты. Соңрак акрынлап “төшергәли” башлады. Без бер елда гаилә кордык. Эшем медицина белән бәйле буларак, аңа өйләнешер алдыннан һәм өйләнгәч тә бер-ике атна аракыны авызына да алмаска киңәш иттем. Ләкин ул минем киңәшне тотмаган. Өйләнгән көндә дә, соңрак та кәеф-сафа корган. Ә вакыт үтә тора. Менә безнең гаиләләргә сабыйлар күрү көне дә килеп җитте. Аның да, минем дә малайлар дөньяга аваз салды. Аныкы җитлегеп, зур гәүдәле булып, авырлыгы 4 килограммга җитеп туды. Ә минеке, срогы тулмыйча, нибары 2,8 килограмм иде.

Бер яше тулыр-тулмастан минем малай “тәпи” китте, үзенчә сөйләнә дә башлады. Ә аның улы тәпи китәргә уйламады да, һаман коляскада утыра бирде. Ике яше тулуга минем улым ярыйсы гына сөйләшә дә башлады, ә аныкы һаман “ыгы-ыгы”дан башканы белмәде, тәпи китәргә ашыкмады. Хәзер ул “малай” 53нче яшь белән бара, йөри дә алмый, сөйләшми дә. Әле булса аны әнисе юындыра...

Американың бер шәһәрендә Салли исемле бер бала дөньяга килә. Ул үскәндә “Салли молодец” дигән сүзләрне генә белә, чөнки аңарда “аутизм” дигән чир була. Ул йөри, хәрәкәтләнә, ләкин акыл ягы “үсеш­мәгән була. Аңа 15 яшьләр тирәсендә әнисе Техас шәһәренә күченә һәм Саллины махсус мәктәпкә укырга урнаштыра. Анда малайны сөйләшергә, укырга, язарга өйрәтәләр. Ул бик башлы малай булып чыга: математика фәнен су кебек эчә. Үзаллы белемгә ия булып, бик күп йортлар һәм күперләр проектын төзи. Ләкин аны акылсызга санап, оешмалар аның бер проектын да алмый. Исән чагында Саллига үзенең хезмәт җимешләрен күрергә насыйп булмый, 39 яшендә йөрәк авыруыннан дөнья куя ул.

Соңгы сүз итеп, шуны әйтәсем килә: әгәр дә өйләнешер алдыннан һәм соңыннан да әти һәм әни буласы кешеләр алкоголь кулланудан тыелса, туасы балалар да мондый авыруларга дучар булмас иде. Бу авыруларның төп сәбәпчесе булмаса да, моңа да алкоголь куллану тәэсир итәдер, дип уйлыйм.

Фуат Мусин.