Кәҗә сатып, Брежнев янына барган...
Эшеннән кыскартылган Заһирә Гайнуллинаның гаделлек юллап ил җитәкчелеген “аякка бастыруы” чын-чыннан батырлыкка тиң.
Һәр төбәктә башкалардан аерылып торган үзенчәлекле кешеләр була. Алар арабыздан мәңгелеккә китеп, еллар үтсә дә, исемнәре халык хәтереннән җуелмый. Стәрлебаш районы үзәгендә яшәп, 26 ел элек вафат булган Заһирә Гайнуллинаны да якташлары онытмый. Гомере буе район Мәдәният сараенда җыештыручы булып эшләгән бу ханым халык хәтереннән җуелмаслык нәрсә эшләгән соң? Түбәндәге язма аның үзенчәлекле дә, гыйбрәтле дә язмышы турында.
“Тормыш юллары катлаулы...”
Ырынбур өлкәсе чигендә Гали-Бузат дигән татар авылы бар. Заһирә хәзерге Бузат авылына караучы шушы кечкенә авылда дөньяга килгән. Туган авылында дүрт сыйныф белем алгач, башкача укырга насыйп булмаган. Яшьли тол калган әнисе икенче кешегә кияүгә чыккач, яңа гаилә башлыгы өчен Заһирә һәм аның ике бертуганы артык кашыкка әйләнә. Кызны әнисенең Ибрай авылында яшәүче бертуган энесе Шәрифулла тәрбияләп үстерә. Берничә елдан алар Үзбәкстанның Ташкент шәһәренә күченеп китә.
Бу вакытта Заһирәгә 19 яшь була. Ул монда мәхәббәтен очратып, тормышка чыга. Әмма яшьләрнең бәхете озакка бармый, нибары биш көн яшәп калалар. Бөек Ватан сугышы башланып, ике көн үтүгә сөйгәне яу кырына китә. Һәм шул ук елның ноябрендә сугыш яланында мәңгелеккә ятып кала.
Сөлектәй ирнең үлеме хакында хәбәр иткәч, Заһирә туган ягы Стәрлебашка кайтып китә. Биредә ул яу яланыннан исән кайткан, үзеннән 17 яшькә өлкән Гайсага кияүгә чыга. Бер елдан соң алар Ибрай авылыннан район үзәге Стәрлебашка күченеп килә. Заһирә район клубына (хәзер Мәдәният сарае) – җыештыручы, Гайса каравылчы булып эшкә урнашалар.
Бер-бер артлы җиде баласы дөньяга килә аларның. Әмма күпбалалы анага бу эшендә тыныч кына эшләргә насыйп булмый...
Кәҗә бәхетенә юл ача
Беркөнне унбиш ел җыештыручы булып эшләгән Заһирәне һич уйламаганда эшеннән кыскарталар. Бер гаепсезгә эшсез калган хатын клуб мөдирен судка бирә. Ләкин аның моң-зарын аңлаучы булмый. Шуннан ул тагын да берничә тапкыр гариза белән судка мөрәҗәгать итеп карый. Әмма судьялар да, хәтта район җитәкчеләре дә күпбалалы ананың хәленә керергә теләми. Бичара хатын бердәнбер малы – кәҗәсен күршеләренә 37 сумга сатып, Мәскәүгә, Брежнев янына юллана. Үзе белән тугыз айлык улы Илшатны да ала.
Бәхетләренә, юлда олы йөрәкле, ярдәмчел, мәрхәмәтле кешеләр очрап тора. Заһирә апа бер кулына сабыен, икенчесенә сумкасын тотып, Мәскәүгә килеп төшә. Һәм, урамдагы халыктан сораша-сораша, Югары Советка бара. Билгеле, аны түрәләр янына кертмиләр. Әмма гаделлек эзләп килгән бичара хатын ил җитәкчеләрен күрүдән өметен өзми. Иртә таңнан баласын кочаклап, Кремль күтәрмәсенә утыра.
– Әниемнең бу кадәр батырлыгына, чәмле, үҗәт булуына әле булса гаҗәпләнәм, – ди Заһирә апаның Стәрлебашның 1нче урта мәктәбендә 37 ел инглиз теле укытучысы булып эшләп, хаклы ялга чыккан кызы Рәйлә ханым. – Ул вакытта миңа нибары биш яшь булган. Әнием сөйләвенчә, әнә шулай Кремль күтәрмәсендә ил түрәләре янына керергә өметләнеп утырганда ул Украинаның Херсон шәһәреннән килгән ике балалы хатын белән таныша. Ул Хөкүмәттән фатир сорап килгән була.
Көн буе Кремль күтәрмәсендә утырган әнием белән теге хатынны кичен, биредә эшләүче милиция хезмәткәрләре кызганып, “Турист” кунакханәсенә урнаштыра. Монда тәүлегенә бер кешегә ике сум түләргә кирәк булса да, яшь балалары булгач, алардан бер тиен дә алмыйлар. Шулай ике көн кунакханәдә яшәгәч, әнине Югары Советка чакырталар. Хрущев заманы. Ә Брежнев аның иң якын ярдәмчесе икән. Бу 1963 елның 19 мае була. Брежнев әнине ике минут кына кабул итә. Шунда Леонид Ильичны әниемнең: “Иптәш Брежнев! Мине, күп бала анасын, бер гаепсезгә эштән кыскарттылар. Мин Сезгә гаделлек эзләп килдем”, – дигән сүзләре гаҗәпкә калдыра. Брежнев исә әнине, “Әлегә Башкириягә кайтыгыз, ярдәм итәргә тырышырбыз”, дип, кулын кысып озата.
“Язык до Киева доведет!”
Шунысы кызыклы: бер атна эчендә Кремль янында Илшат тәпи китә.
Мәскәүдән ул, Илшатын күтәреп, туры Украинага юл тота. Максаты – Бөек Ватан сугышыннан соң Львов шәһәрендә калып, күптән хәбәре булмаган бертуган энесе Фәрәхетдинне эзләп табу. Татар мәктәбендә дүрт кенә сыйныф белем алып, вата-җимерә генә урысча белгән Заһирә аптырап калмый, “Язык до Киева доведет!” дип тәвәккәлләп, олы юлга чыга.
Килеп төшә Львовка. Урындагы милиция ярдәме белән энесе яшәгән йортны эзләп таба. Ләкин аны Фәрәхетдиннең хатыны кертми. Ул бала күтәреп килгән Заһирәне иренең сөяркәсе дип уйлый. Әмма туры сүзле Заһирә, ай-ваена куймыйча, түргә уза, кичен Фәрәхетдин эштән кайта һәм бертуганнар очраша. Сөйләшеп сүзләре бетми. Бераздан Фәрәхетдин, гаиләсеннән аерылып, Стәрлебашка күченеп кайта һәм яңа гаилә кора.
Гаделлек җиңә
– Әниебез исән чагында бу маҗара хакында кат-кат тәфсилләп сөйли иде, – дип сүзен дәвам итә Рәйлә апа Осипова. – Без, шактый бәләкәй булсак та, әниебезне кызгана идек. Аның 9 айлык бала күтәреп, Мәскәү кадәр Мәскәүгә, Украинага баруын әле булса чын-чыннан батырлыкка тиңлибез. Шунысы мәзәк: әниебезгә сигез көнлек юл сәфәре өчен Хөкүмәт бишәр сумнан командировочный түләгән. Күршебезгә 37 сумга саткан бердәнбер кәҗәбезнең хакын әниебез әнә шулай кире кайтарган.
Иң мөһиме – әниебезне нахакка гаепләп, эшеннән кыскарткан клуб мөдирен эшеннән бушатканнар, әниебезне исә кире эшкә урнаштырганнар. Һәм ул 70 яшенә кадәр район Мәдәният сараенда җыештыручы, арытаба контролер булып эшләп, хаклы ялга чыкты. Гаделлекне табуына куанып, әниебез әтигә костюм бүләк итте. Әтиебез исә аны гомеренең соңгы көненә кадәр “Брежнев костюмы” дип куанып киде.
Заһирә ханым тирә-якта кул остасы булып таныла. Күз нурларын түгеп, күңел җылысын салып, шәлләр бәйли. Ире – Бөек Ватан сугышы ветераны, гаиләдә җиде бала тәрбияләнә. Яшәгән урыннары кысан була. Һәм беркөнне Заһирә ханым, фатир сорап, район җитәкчелегенә бара. Әлбәттә, урындагы түрәләр аның мөрәҗәгатен кире кага. Шунда үткер ханым: “Бәйләгән сигез шәлем бар, шуларны сатам да иртәгә үк Кремльгә китәм, юлны беләм”, – дип чыгып китә. Гаделлек юллап, Кремльгә барган, даны илгә таралган Заһирәдән район җитәкчеләре шүрли, әлбәттә. Кичен район җитәкчеләре ул яшәгән йортка килә һәм иртәгәсен фатир бирәчәкләре хакында хәбәр итә.
Чыннан да, берничә көннән Заһирә гаиләсе белән фатирлы була. Һәм шунда гаилә озак еллар тату гомер кичерә. Әле анда Заһирә апаның кызы гомер кичерә.
Дуслык гөлләмәсе
Заһирә һәм Гайса Гайнуллиннарны Стәрлебашта гына түгел, күрше районнарда да яхшы беләләр. Озак еллар тату гомер кичергән алар. Гайса абый – 71, Заһирә апа 78 яшендә вафат булган. Балалары кадерле кешеләрен һәрвакыт зур хөрмәт белән искә ала.
– Кечкенәдән ятимлек ачысын татып, һәрвакыт гаделлек өчен көрәшеп яшәгән әниебез беркайчан да гайбәт сатып йөрмәде, туры сүзле булды, – дип искә ала Рәйлә ханым. – Безне дә кечкенәдән тормышны яратырга, гадел булырга өйрәтте. Өебездән беркайчан да әдәби китаплар өзелмәде. Район үзәк китапханәсендә дә ул укымаган китап калмагандыр, мөгаен. Шуңа да ул үз фикерен мәкаль-әйтемнәр белән җиткерә иде. Аш-суга оста булды. Ул пешергән ризыкларның тәме һаман да тел очында! Ифрат кунакчыл иде. Шуңа да йортыбыздан һичкайчан кеше өзелмәде. Әтиебез исә йомшак табигатьле, сабыр холыклы булды.
Хәзерге вакытта Гайнуллиннарның дүрт баласы исән. Һәркайсы үз гаиләсе белән яши. Шунысы үзенчәлекле: балалары татар, урыс, бурят, чуваш, үзбәк милләтеннән булган кешеләр белән чәчләрен чәчкә бәйләгән.
– Безнең нәсел агачындагы төрле милләт вәкилләре яшел болыннарда үсүче бихисап төстәге хуш исле гөлләрне хәтерләтә. Дуслык һәм бердәмлек белән көчлебез, – ди Рәйлә апа Осипова, язмышын чуваш егете Василий белән бәйләгәненә куанып. – Үткән елда гаиләм белән Санкт-Петербург шәһәренә күчендек. Ирем Василий да гомерен мәгарифкә багышлады. Озак еллар Стәрлебаш авылында укытучы, директор урынбасары, мәктәп, район мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшләде. Кызларыбыз Римма белән Радмила да, югары уку йортлары тәмамлап, Санкт-Петербург шәһәрендә мәгариф өлкәсендә тырышып хезмәт сала.
Кремль янында тәпи киткән Илшат
Шат күңелле, мөлаем Рәйлә Гайса кызыннан энесе Илшатның тормышы хакында сорашмый булдыра алмадым. Тугыз айда Кремль янында тәпи киткән Илшат Стәрлебашта – мәктәп, арытаба һөнәрчелек училищесы тәмамлап, төзелеш оешмасында эшли, аннары Сургут шәһәренә юл тота, төпләнә.
64 яшьлек Илшат хәзерге вакытта урындагы бораулау оешмасында монтажчы булып эшли икән. Язмышын бурят кызы Альбина белән бәйләп, уллары Егор белән Давидка гомер бүләк иткәннәр, белем алырга ярдәм итеп, зур тормыш юлына чыгарганнар. Илшат белән Альбина улларын өйләндереп, картәни-картәти булып, оныклар сөеп, тату гомер кичерә.
...Заһирә апаның вафатына 26 ел үтсә дә, якташлары аны онытмый. Гаделлек эзләп Мәскәүгә барганы өчен генә түгел, изге күңелле, туры сүзле һәм тәвәккәл булганы өчен аны зур хөрмәт белән искә алалар.
Әхнәф ӘМИНЕВ.
Стәрлебаш районы.