Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Безнекеләр "ИННОПРОМ. Үзәк Азия-2026" күргәзмәсендә катнашачак

Башкортстан Республикасы Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы компанияләрдән «Иннопром. Үзәк Азия-2026" VI Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады. Форум 20-22 апрельдә Ташкентта узачак. Башкортстан Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында Үзбәкстанда экспорт потенциалын ныгыту һәм яңа партнерлар эзләү өчен оештырылган коллектив стенд һәм күп тармаклы бизнес-миссия белән катнашачак. Узган елда күргәзмәдә төрле тармаклардан ассоциацияләр һәм компанияләр арасында егермегә якын килешү һәм меморандум имзаланды. Әлеге килешүләр кысаларында билгеләнгән төп максатлар һәм бурычлар уңышлы гамәлгә ашырылды да инде. - Хәзерге вакытта без Ташкент өлкәсенең Бекабад районында Башкортстан-Үзбәкстан технопаркын төзү проектын актив гамәлгә ашырабыз. Проектның планы апрельгә төгәлләнәчәк, бу төзелеш-монтаж эшләре башлануга юл ачачак. Шул ук вакытта «Октош Текстиль» җәмгыяте бе
Оглавление
    Безнекеләр "ИННОПРОМ. Үзәк Азия-2026" күргәзмәсендә катнашачак
Безнекеләр "ИННОПРОМ. Үзәк Азия-2026" күргәзмәсендә катнашачак

Безнекеләр "ИННОПРОМ. Үзәк Азия-2026" күргәзмәсендә катнашачак

Форум 20-22 апрельдә Ташкентта узачак.

Башкортстан Республикасы Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы компанияләрдән «Иннопром. Үзәк Азия-2026" VI Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады.

Форум 20-22 апрельдә Ташкентта узачак. Башкортстан Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында Үзбәкстанда экспорт потенциалын ныгыту һәм яңа партнерлар эзләү өчен оештырылган коллектив стенд һәм күп тармаклы бизнес-миссия белән катнашачак.

Узган елда күргәзмәдә төрле тармаклардан ассоциацияләр һәм компанияләр арасында егермегә якын килешү һәм меморандум имзаланды. Әлеге килешүләр кысаларында билгеләнгән төп максатлар һәм бурычлар уңышлы гамәлгә ашырылды да инде.

- Хәзерге вакытта без Ташкент өлкәсенең Бекабад районында Башкортстан-Үзбәкстан технопаркын төзү проектын актив гамәлгә ашырабыз. Проектның планы апрельгә төгәлләнәчәк, бу төзелеш-монтаж эшләре башлануга юл ачачак. Шул ук вакытта «Октош Текстиль» җәмгыяте белән Башкортстанда җитештерү склады төзү буенча инвестиция проекты уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге проектка кертелгән инвестицияләрнең гомум күләме 200 миллион сумга җитә, – диде тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Фото: pravitelstvorb.ru