Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Уфада «Фән һәм технологияләр» форумы узачак

Форум дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, тармак лидерлары, әйдәп баручы галимнәр, алдынгы технологияләрне эшләүчеләр һәм яшь белгечләр арасында диалог өчен уникаль мәйданчык булачак. Аның максаты - индустриаль мирасның ныклы фундаментына таянып һәм инновацион чишелешләр кертеп, индустриянең тотрыклы үсешен тәэмин итү. Башкортстан Республикасы соңгы елларда сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруда нәтиҗәлелек буенча федераль рейтингта алдынгы урыннарда тора. "Бүген тау-металлургия тармагы алдында амбициоз бурычлар тора – җитештерү процессларын технологик яңартудан алып, югары квалификацияле кадрларны системалы әзерләүгә кадәр. Ышанам, алдагы форум инновацион чишелешләр эшләү, тәҗрибә уртаклашу һәм якын киләчәктә тау‑металлургия тармагын үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләү өчен нәтиҗәле мәйданчык булачак. Бу чараның төбәгебезнең бай сәнәгать мирасын гәүдәләндерүче мәдәни мирас объекты ‑ Воскресенск бакыр эретү заводының 280 еллыгына багышлануы символик мәгънәгә ия", - дип билгеләп үтте Хөкүмә
Оглавление
    Уфада «Фән һәм технологияләр» форумы узачак
Уфада «Фән һәм технологияләр» форумы узачак

Уфада «Фән һәм технологияләр» форумы узачак

21-22 апрельдә Уфада «Торатау» Конгресс-холлы мәйданчыгында елның төп тармак вакыйгасы – Воскресенск бакыр эретү заводының 280 еллыгына багышланган һәм «Фән һәм технологияләр» дип аталган 1нче Урал металлургия тау сәнәгате форумы үтәчәк.

Форум дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, тармак лидерлары, әйдәп баручы галимнәр, алдынгы технологияләрне эшләүчеләр һәм яшь белгечләр арасында диалог өчен уникаль мәйданчык булачак. Аның максаты - индустриаль мирасның ныклы фундаментына таянып һәм инновацион чишелешләр кертеп, индустриянең тотрыклы үсешен тәэмин итү.

Башкортстан Республикасы соңгы елларда сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруда нәтиҗәлелек буенча федераль рейтингта алдынгы урыннарда тора.

"Бүген тау-металлургия тармагы алдында амбициоз бурычлар тора – җитештерү процессларын технологик яңартудан алып, югары квалификацияле кадрларны системалы әзерләүгә кадәр. Ышанам, алдагы форум инновацион чишелешләр эшләү, тәҗрибә уртаклашу һәм якын киләчәктә тау‑металлургия тармагын үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләү өчен нәтиҗәле мәйданчык булачак. Бу чараның төбәгебезнең бай сәнәгать мирасын гәүдәләндерүче мәдәни мирас объекты ‑ Воскресенск бакыр эретү заводының 280 еллыгына багышлануы символик мәгънәгә ия", - дип билгеләп үтте Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Фото: pravitelstvorb.ru