Президент Владимир Путин профильле комиссиягә икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында ясалма интеллект кертү белән бәйле куркынычларга һәм янауларга комплекслы анализ ясарга кушты. «Сизгер секторларда ясалма интеллект кертүне киңәйтүне исәпкә алып, гомумән, аның кешеләр тормышына, җәмгыятькә, икътисадка үсә барган йогынтысын исәпкә алып, мондый системаларны куллануга бәйле барлыкка килә торган төп куркынычлар һәм янаулар моделен исәпләп чыгарырга һәм аларны вакытында булдырмау чараларын билгеләргә кирәк дип саныйм», — диде ул ИИ мәсьәләләре буенча киңәшмәдә. Путин билгеләгәнчә, ясалма интеллект технологияләрен эшләгәндә һәм керткәндә иминлек һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау өстенлекле булырга тиеш. Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, бу өлкәдә уңыш технологияләр булдыруга гына түгел, ә алар белән нәтиҗәле идарә итә белүгә дә бәйле. Фото: rbc.ru