Башкортстанда СВОда катнашкан тикшерүчеләр һәм прокурорлар хәрби хәрәкәтләр ветераннары статусын алачак. Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары «Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары турында»гы Законга төзәтмәләр кертте. Канунга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары дип прокурорлар һәм Русия Тикшерү комитеты хезмәткәрләре саналырга мөмкин, алар 2022 елның 24 февраленнән Украина, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы территориясендә, шулай ук 2022 елның 30 сентябреннән Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә үз хезмәт вазыйфаларын башкарган. Моннан тыш, бу категориягә Сириядә 2015 елның 30 сентябреннән эшләгән прокурорлар һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре дә керә.