Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле Камал театры сәхнәсенә кабат кайтты

🎭 ✍️Спектакль башланганчы «Әлдермештән Әлмәндәр»дә Искәндәр (Әлмәндәр бабайның улы) ролен башкаручы Татарстанның халык артисты, карендәшебез Олег Фазылҗанов белән әңгәмә корып алдык. — Олег Фарукович, спектакль башланыр алдыннан күңел халәтегез? — Бүген беренче тапкыр спектаклебезне тамашычыга тәкъдим итәбез. Санаулы минутлар калып бара. Аллага тапшырдык. Каушау бар да, юк та кебек. Каядыр очып йөргән кебек хис итәбез үзебезне. Игелекле, матур, халык ярата торган әсәр булып бик күп елларга сузылсын иде әле. Беренче спектакльдәге артистлар кебек безне дә яратып калсыннар иде тамашачыларыбыз, чөнки Шәүкәт абый, Ирек абый, Нәҗибә апа, Равил абый безнең алтын баганаларыбыз. Без дә алардан кимен куймыйча гына, халык күңеленә матур итеп кереп калырлык, яратулы һәм озын гомерле әсәр булсын. ТУЛЫРАК: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/legendar-aldermestan-almandar-spektakle-kamal-teatry-saxnasena-kabat-kaitty

Легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле Камал театры сәхнәсенә кабат кайтты🎭

✍️Спектакль башланганчы «Әлдермештән Әлмәндәр»дә Искәндәр (Әлмәндәр бабайның улы) ролен башкаручы Татарстанның халык артисты, карендәшебез Олег Фазылҗанов белән әңгәмә корып алдык.

— Олег Фарукович, спектакль башланыр алдыннан күңел халәтегез?

— Бүген беренче тапкыр спектаклебезне тамашычыга тәкъдим итәбез. Санаулы минутлар калып бара. Аллага тапшырдык. Каушау бар да, юк та кебек. Каядыр очып йөргән кебек хис итәбез үзебезне. Игелекле, матур, халык ярата торган әсәр булып бик күп елларга сузылсын иде әле. Беренче спектакльдәге артистлар кебек безне дә яратып калсыннар иде тамашачыларыбыз, чөнки Шәүкәт абый, Ирек абый, Нәҗибә апа, Равил абый безнең алтын баганаларыбыз. Без дә алардан кимен куймыйча гына, халык күңеленә матур итеп кереп калырлык, яратулы һәм озын гомерле әсәр булсын.

ТУЛЫРАК: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/legendar-aldermestan-almandar-spektakle-kamal-teatry-saxnasena-kabat-kaitty

-2
-3