Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

«Мәгарифтә күтәрелеш!" VIII мәктәп форумы ачылды

Бүген, 10 апрельдә, «Торатау» Конгресс-холлында "Мәгарифтә күтәрелеш!» мәктәп форумы ачылды. Форум 2019 елдан бирле үткәрелә һәм мәгариф системасын үстерүнең төп юнәлешләре турында фикер алышу өчен хакимият органнары җитәкчеләрен, педагогларны, мәктәп директорларын, экспертларны һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен берләштерә. Быел форумның төп темасы — мәгарифне санлы трансформацияләү, информатика укыту һәм белем бирү процессына ясалма интеллект технологияләрен кертү. Форум эшендә мәгариф системасының 600дән артык вәкиле катнаша. Әлеге чара кысаларында «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү: тәрбиянең актуаль мәсьәләләре» дискуссия мәйданчыклары эшли, анда республиканың гомуми белем бирү оешмаларының хәвефсезлек чараларын көчәйтү һәм террорчылыкка каршы саклану буенча профилактика эшен оештыру турында фикер алышалар. Билгеле булуынча, Башкортстан — мәктәп инфраструктурасын үстерү буенча Русия лидерларының берсе. Соңгы елларда республикада 31 мең урынга исәпләнгән 48 мәктәп һәм 67 балалар бакч
Оглавление
    «Мәгарифтә күтәрелеш!" VIII мәктәп форумы ачылды
«Мәгарифтә күтәрелеш!" VIII мәктәп форумы ачылды

«Мәгарифтә күтәрелеш!" VIII мәктәп форумы ачылды

Форум эшендә мәгариф системасының 600дән артык вәкиле катнаша.

Бүген, 10 апрельдә, «Торатау» Конгресс-холлында "Мәгарифтә күтәрелеш!» мәктәп форумы ачылды. Форум 2019 елдан бирле үткәрелә һәм мәгариф системасын үстерүнең төп юнәлешләре турында фикер алышу өчен хакимият органнары җитәкчеләрен, педагогларны, мәктәп директорларын, экспертларны һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен берләштерә.

Быел форумның төп темасы — мәгарифне санлы трансформацияләү, информатика укыту һәм белем бирү процессына ясалма интеллект технологияләрен кертү. Форум эшендә мәгариф системасының 600дән артык вәкиле катнаша. Әлеге чара кысаларында «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү: тәрбиянең актуаль мәсьәләләре» дискуссия мәйданчыклары эшли, анда республиканың гомуми белем бирү оешмаларының хәвефсезлек чараларын көчәйтү һәм террорчылыкка каршы саклану буенча профилактика эшен оештыру турында фикер алышалар.

Билгеле булуынча, Башкортстан — мәктәп инфраструктурасын үстерү буенча Русия лидерларының берсе.

Соңгы елларда республикада 31 мең урынга исәпләнгән 48 мәктәп һәм 67 балалар бакчасы төзелде. Агымдагы елның беренче айларында гына да 4 яңа мәктәп ачылды, шул исәптән Идел буе федераль округында 2200 урынга исәпләнгән иң зур мәктәп.

Мәктәпләрне масштаблы модернизацияләү укыту шартларын үзгәртә.

Дүрт ел эчендә федераль программа кысаларында 181 мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалган, анда 72 меңнән артык бала укый. Агымдагы елда тагын 41 мәктәп, 6 колледж һәм 6 балалар бакчасы яңартылачак, ә модернизацияләү программасы алдагы елларда да дәвам итәчәк.

Республика мәктәпләре заманча җайланмалар белән актив җиһазландырыла

«Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында 879 мәктәп (төбәктәге барлык мәктәпләрнең 71 проценты) яңа җиһазлар алачак. Физика, музыка һәм ИЗО кабинетларын җиһазландыруга гына да 230 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән.

Башкортстан санлы икътисад өчен кадрлар әзерләүдә позицияләрен арттыра.

Республикада санлы технологияләргә өйрәтүнең заманча системасы булдырыла. «Пилотсыз авиация системалары» гомумдәүләт проекты акчасына 20 махсуслаштырылган сыйныф ачылган, анда 3 меңгә якын укучы пилотсыз очкычлар белән программалаштырырга һәм идарә итәргә өйрәнә.

Республика сәләтле мәктәп укучыларына ярдәм итү буенча Русия лидерлары рәтенә керә.

Узган елда төбәк укучылары Бөтенрусия укучылар олимпиадасының 57 дипломын яулады — соңгы елларда иң яхшы нәтиҗә. Олимпиада финалында катнашучылар саны буенча республика илдә 4нче урынга чыкты, ә химия буенча җыелма команда Русиянең топ-3 төбәге арасына керде.

Республика мәктәпләрендә хәвефсезлек һәм профилактика эше системасы көчәйтелгән.

Башкортстан Башлыгы указлары кысаларында мәгариф оешмаларында хәвефсезлекне арттыру һәм деструктив күренешләрне профилактикалау буенча комплекслы чаралар гамәлгә ашырыла. Мәктәпләрдә киң күләмле тикшерүләр, 1 664 оешма, 50 меңнән артык хезмәткәр һәм 430 мең укучы катнашында террорчылыкка каршы өйрәнүләр үткәрелде, видеокүзәтү һәм керү мөмкинлеген контрольдә тоту системалары гамәлгә кертелде, ә хәвефсезлек чараларын финанслау 21,3 миллион сумга кадәр арттырылды. Параллель рәвештә психологик эш көчәя: «психологик десант» төзелде, үсмерләрнең экстремизмга бирешүчәнлегенә мониторинг уздырыла һәм мәктәпләргә оператив ярдәм күрсәтү өчен кризиска каршы бүлекчә формалаштырыла.

Динар Кәлимуллин фотосы.

-2