Бу фото кайбер дусларын хафага салган. Кемнер аны Илсөя Бәдретдиновага охшаткан, кемдер Надежда Бабкина копиясе булган, дигән фикергә килгән, кемдер исә ачыктан-ачык тәнкыйтьләгән, дип яза "Интертат".
«Клон заманасы килде...»; «Бу Илсөягә охшыйм, дип инде...»; «Динә, яшьтән болай да матур идегез бит, нәрсә булды?» – дип аптырашкан һәм тискәре комментарийларын кызганмаган халык.
Җырчының исә исе дә китмәгән. «Гел яшьлектә кебек һаман әле, шаярасы килә, көләсе. Ничә яшь, дип сорамагыз, зинһар. Килә минем «18ем тулды», диясе», – дип язган һәм язылучыларын үзенең майда узачак юбилей кичәсенә чакырып калган.