Найти в Дзене
Саба таңнары

🌷 Байлар Сабасында яшәүче Гөлчирә Фәләховага 94 яшь тулды

🌷Юбилярны Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, Саба районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова котлап, изге теләкләрен юлладылар, бүләкләр тапшырдылар. 🌿 Гөлчирә Имаметдин кызы 1932нче елның 9нчы апрелендә Саба районы Түбән Өчнарат авылында туа. Туган авылында 4 класс белем ала һәм колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. 1951нче елда Шытсу авылы егете Закирҗан абый белән тормыш кора, 4 малай үстерәләр. 🌿1963нче елда Гөлчирә апа гаиләсе белән Төркмәнстанга күченәләр, шунда эшләп лаелы ялга чыга. Гөлчирә апа кайда гына хезмәт куйса да, аны туган җанлы, ярдәмчел, туры сүзле, тырыш булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр. 🌿1995нче елда алар кире туган якларына, Сабага әйләнеп кайталар. Кызганычка каршы, 1999 нчы елда Закирҗан абый гүр иясе була. 🌿Бүгенге көндә Гөлчирә Имаметдин кызы тыныч тормышка куанып, булганына шөкер итеп, төпчек малае Гаделҗан, килене Фирая тәрбиясендә Байлар Сабасында гомер кичерә, 5 оныгы, 6 оныкчыгы бар.

🌷 Байлар Сабасында яшәүче Гөлчирә Фәләховага 94 яшь тулды.

🌷Юбилярны Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, Саба районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова котлап, изге теләкләрен юлладылар, бүләкләр тапшырдылар.

🌿 Гөлчирә Имаметдин кызы 1932нче елның 9нчы апрелендә Саба районы Түбән Өчнарат авылында туа. Туган авылында 4 класс белем ала һәм колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. 1951нче елда Шытсу авылы егете Закирҗан абый белән тормыш кора, 4 малай үстерәләр.

🌿1963нче елда Гөлчирә апа гаиләсе белән Төркмәнстанга күченәләр, шунда эшләп лаелы ялга чыга. Гөлчирә апа кайда гына хезмәт куйса да, аны туган җанлы, ярдәмчел, туры сүзле, тырыш булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр.

🌿1995нче елда алар кире туган якларына, Сабага әйләнеп кайталар. Кызганычка каршы, 1999 нчы елда Закирҗан абый гүр иясе була.

🌿Бүгенге көндә Гөлчирә Имаметдин кызы тыныч тормышка куанып, булганына шөкер итеп, төпчек малае Гаделҗан, килене Фирая тәрбиясендә Байлар Сабасында гомер кичерә, 5 оныгы, 6 оныкчыгы бар.