Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Газета "Алга"

✅✅ Ил яклар ир булып үсегез

🇷🇺🇷🇺 Батырлык дәресе – ул үсеп килүче буын арасында патриотизм рухын күтәрүгә юнәлдерелгән чара. Мәктәпләрдә мондый дәресләр үткәрү күптәннән инде традициягә әйләнде. Алар безгә Бөек Ватан сугышы, Әфган һәм Чечен конфликтлары, махсус хәрби операция яугирләренең каһарманлыкларын онытмаска, данлы героик мирасына кагылырга мөмкинлек бирә. 💥💥 Районыбызның мәктәпләрендә дә шундый чаралар һәрдаим оештырылып тора. Чираттагысы Чалкак авылы мәктәбендә узды. Анда 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Егетләр һәм кызлар дәрескә кызыксынып килде, чөнки очрашуның кунагы “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Айдар Ситдыйков иде. Айдар Рәфил улы Чалкак авылы егете, өлешчә мобилизация белән махсус хәрби операциягә алынган, каты яраланып һәлак булган Илдар Гыйниятуллинның тормыш-көнкүреше, батырлыклары турында сөйләде. Тулырак безнең сайтта: https://algaburaevo.ru/news/batyrlar-d-vere/2026-04-09/il-yaklar-ir-bulyp-segez-4646181 Фото: Лира Юрасова

✅✅ Ил яклар ир булып үсегез

🇷🇺🇷🇺 Батырлык дәресе – ул үсеп килүче буын арасында патриотизм рухын күтәрүгә юнәлдерелгән чара. Мәктәпләрдә мондый дәресләр үткәрү күптәннән инде традициягә әйләнде. Алар безгә Бөек Ватан сугышы, Әфган һәм Чечен конфликтлары, махсус хәрби операция яугирләренең каһарманлыкларын онытмаска, данлы героик мирасына кагылырга мөмкинлек бирә.

💥💥 Районыбызның мәктәпләрендә дә шундый чаралар һәрдаим оештырылып тора. Чираттагысы Чалкак авылы мәктәбендә узды. Анда 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Егетләр һәм кызлар дәрескә кызыксынып килде, чөнки очрашуның кунагы “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Айдар Ситдыйков иде. Айдар Рәфил улы Чалкак авылы егете, өлешчә мобилизация белән махсус хәрби операциягә алынган, каты яраланып һәлак булган Илдар Гыйниятуллинның тормыш-көнкүреше, батырлыклары турында сөйләде.

Тулырак безнең сайтта: https://algaburaevo.ru/news/batyrlar-d-vere/2026-04-09/il-yaklar-ir-bulyp-segez-4646181

Фото: Лира Юрасова

-2
-3
-4
-5
-6