Кулланучылар базарында кош-кортка бәяләр узган елгыдан әллә ни үзгәрмәгән. Илле көнлек бройларларны 500 сумга кадәр бәягә тәкъдим итәләр. Йомырка сала торган кызыл тавыкларны 450 сумнан, чуарларын 550 сумга кадәр бәягә алырга мөмкин. Күпләр хәзер хәләл ризык сатып алырга тырыша. Кулланучылар базарында җаның теләгән ризыкны табарга, алырга була. Бройлер чебеш түшкәләренең килограммын 290 сумнан сатып алу мөмкинлеге бар. Аннан тыш, бройлер итенең төрле өлешләрен (канатлары, филесы, түше, боты) аерым бәягә табарга була. Бар төр продукция хәләл. Продукциянең сыйфатына сертификат бар. Йорт бройлерларының түшкәләре табигый азыкта үстерелгән, ди сатуга чыгарган җитештерүчеләр. Акчаң булса, карап торасы да юк. Сатып ал да, куллан. Сез шулай итәсезме? Фото мессенджерлардагы чатлардан
Балтач хуҗабикәләре кош-корт үстерә
3 дня назад3 дня назад
1
~1 мин